Метро тукталышын татарча ничек атарга?

Декабрь ахырында Казанда тагын бер яңа метро тукталышы ачыла. Аның татарча атамасы нинди булыр?
Казанның метро төзүчеләре Яңа елга казаннарга бүләк әзерли. 2010 елның 31 декабрендә Казан метросының тагын бер яңа станциясе гамәлгә кертеләчәк. Казансу астыннан салынган 2.5 чакрым озынлыктагы туннельләр бу станцияне «Кирмән» тукталышы белән тоташтырачак.

Казансуның аръягында, «Идел-Пресс» нәшрияты янында урнашкан тукталышның исеме тирәсендә ул төзелә башланганнан бирле кызу бәхәсләр барды. Башта аны «Кәҗә бистәсе» («Козья слобода») дип атадылар.

Янәшәдәге Энергетика университеты җитәкчелеге тукталышны шул уку йортының исеме белән, ягъни «Энергетика университеты» дип атарга тәкъдим итте.

Казметрострой мөдире урынбасары Вениамин Тәрҗеманов сүзләренчә, хәзер шәһәр идарәсе бу тукатлышны “Заречье” дип атарга җыена икән.

Ләкин тукталышның татарча атамасы ничек булачак? Безнең кулга килеп кергән, Казанда төзелгән бер харитада бу тукталышның исемен «Елга аръягы» дип тәрҗемә иткәннәр. Гәрчә, татар телендә “Аръяк” дисәң дә аңлашыладыр.

Сезнеңчә, бу тукталыш татарча ничек аталырга тиеш? Тәкъдимнәрегез булса, рәхим итеп, шушы форумда языгыз. Соңнан без аларны тавышка куярбыз.