Ростов мөфтие татар өчен көрәшә

Мөфти Флюр Арсланов

Ростов өлкәсе мөфтие Флүр хәзрәт Арсланов татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре белән очрашты. Сүз нигездә булачак җанисәп хакында барды.

Флүр хәзрәт сүзен халык санын алулар турында сөйләүдән башлады: “Үткән җанисәптә дә татар санын киметтеләр. Рәсми саннардан күренгәнчә, өлкәдә 18 мең татар яши. Чынлыкта 30 мең дип беләбез. Бу җанисәптә дә безне киметерләр дип уйлыйм, чөнки Русиядә алып барылган сәясәт шул турыда сөйли.


Мин вәгазьләрдә һәрвакыт җанисәп бюллетеньнәрен тутыру тәртипләре турында сөйлим. Аеруча милләтне билгеләүне күзәтергә кушам. Безнең Ростов өлкәсендәге 12 мәхәлләнең тик берсендә, бездә генә вәгазьләр татарча сөйләнә. Сәбәбе халыкның да, имамнарның да телне белмәүләреннән.

Башкортстандагы дини уку йортларында урысча укыйлар, чит илдә – гарәп телендә. Дөрес, Казанда әзме-күпме татарча да белем алалар. Татарча белү өчен бала телне балалар бакчасыннан ук өйрәнергә тиеш. Ә бездә андый мөмкинлекләр юк.

Мин атнасына бер татар телендә белем бирәм. “Әлифба”ны сукалап чыктык. Ләкин ул балалар өйләрендә ата-анасы белән русча сөйләшә. Шуңа татарча вәгазьләр сөйләүче руханилар үстерү бик авыр. Ике малайны Казандагы мәдрәсәгә бирдем. Анда, ни дисәң дә, мохит бар. Киләчәктә шуларга өмет”.