Эстония татарларының "Идел" татар җәмгыяте 15 еллыгында Татарстан, Латвия, Финляндиядән вәкилләр катнашты. Беренче тапкыр татарлар Эстониягә моннан 500 ел элек килеп утырган.
Татар оешмасының 15 еллыгы уңаеннан “Эстониядәге татарлар: тарих, дин, мәдәният” дип исемләнгән халыкара конференция үткәрелде. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының чит илдәге татарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов, Эстония галимнәре, Финляндия татарлары чыгыш ясады.
“Идел” оешмасының җитәкчесе Илзия Әхмәт әйтүенчә, йөзләрчә ел элек килеп урнашкан татарларның күбесе бу җәмгыятькә интеграцияләнгән. Шуңа туган телне, мәдәниятне саклап калу әһәмиятле мәсьәлә булып кала.
Шул нисбәттән 1995 елда Эстониядә танылган артист һәм режиссер Даян Әхмәт татар оешмасы төзергә була.
“Сабан туйлары, Нәүрүз бәйрәмнәре уздыра башладык. Төрле илдәге татарлар белән элемтәләр булдырырга тырыштык. 1996 елны Финляндия татарларыннан 80 кешелек вәкиллек Эстония татарлары белән танышырга килде, аннары без анда үзебез бардык. Шулай ук Рига, Питербурда булдык. Балтыйк буе илләре һәм Скандинавия илләре татарлары хәзер аралашып яши”, ди Илзия ханым.
Татар оешмасының бәйрәменә дә Финлядиядән “Исламия” җәмгыяте рәисе Окан Дахер җитәкчелегендәге вәкиллек килгән.
Татар телен өйрәтү
Оешманың кечкенә генә үз театры да бар. Алар инде Г.Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштергән.
Әмма татар телен өйрәнү бүген төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Чөнки туган тел гаиләдә сакланырга тиеш диелсә дә, Эстониядәге ата-аналар туган телен белмәү сәбәпле, аны балаларына җиткерә алмый.
Шуңа алар якшәмбе мәктәбе ачып җибәргән. Моңа Эстония хөкүмәте дә ярдәм күрсәтә икән.
“Татарстаннан килгән Фәүзия Хәдиуллина балаларга телне өйрәтә. Ул татар телен өйрәтү проблемын конференциядә дә күтәрде”, ди Илзия Әхмәт.
Бүгенге көндә Эстониядә 2,5 мең татар яши. Бу Эстония өчен кечкенә сан түгел. Һәм алар башка милләтләр арасында алтынчы урынны алып тора.
Татарларның күбесе инженерлар, төзүчеләр булып эшли. Бу нигезендә соңгы 50 елда Түбән Новгород өлкәсе авылларыннан килеп урнашкан татарлар.
Алар оешманың 15 еллыгы уңаеннан уздырылган концертка да бик теләп килгән.
“Татарстаннан килгән җырчылар Айдар Габдинов, Айдар Вәлиев, Чулпан Әхмәтҗанова чыгышын яратып тыңладылар. Анда Нарва, Маарду, Коһтла-Ярве татарларыннан кала, башка милләт вәкилләре дә килгән иде”, ди Илзия Әхмәт.
Моннан тыш ике атна дәвамында Таллинның шәһәр җыены бинасында Эстония татарларына багышланган күргәзмә эшләячәк.
“Идел” оешмасының җитәкчесе Илзия Әхмәт әйтүенчә, йөзләрчә ел элек килеп урнашкан татарларның күбесе бу җәмгыятькә интеграцияләнгән. Шуңа туган телне, мәдәниятне саклап калу әһәмиятле мәсьәлә булып кала.
Шул нисбәттән 1995 елда Эстониядә танылган артист һәм режиссер Даян Әхмәт татар оешмасы төзергә була.
“Сабан туйлары, Нәүрүз бәйрәмнәре уздыра башладык. Төрле илдәге татарлар белән элемтәләр булдырырга тырыштык. 1996 елны Финляндия татарларыннан 80 кешелек вәкиллек Эстония татарлары белән танышырга килде, аннары без анда үзебез бардык. Шулай ук Рига, Питербурда булдык. Балтыйк буе илләре һәм Скандинавия илләре татарлары хәзер аралашып яши”, ди Илзия ханым.
Татар оешмасының бәйрәменә дә Финлядиядән “Исламия” җәмгыяте рәисе Окан Дахер җитәкчелегендәге вәкиллек килгән.
Татар телен өйрәтү
-
төп бурычОешманың кечкенә генә үз театры да бар. Алар инде Г.Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштергән.