Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан киткәннән соң беренче күләмле әңгәмә бирде.
“Интерфакс” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмә Башкортстанның бүгенге президенты Рөстәм Хәмитовның 100 көн эшчәнлеге уңаеннан аңа бәя бирү белән башлана. “Мин Хәмитовның республиканы тирәнтен белгән такымы булмавы өчен борчылам. Тәҗрибәле белгечләрнең бер өлешен кирәксез дип тапты, ә яңалары тәҗрибәсез кешеләр. Элекке такым вәкилләренә үзләрен күрсәтер өчен ике-өч ай вакыт бирү дөрес булыр иде”, - диде Рәхимов.
Шул ук вакытта ул, тулаем алганда, республикада тотрыклылык, тынычлык хөкем сөрүен дә билгеләде.
Нефть акчалары читкә чыгарылмаган
Мортаза Рәхимов республиканың ягулык-энергетика тармагын саткан акчаның кая китүен дә ачты. Аның сүзләренчә, алар “Юрүзән”, “Урал”, “Инзәр” һәм “Агыйдел” исемле хәйрия фондларында саклана. “Ул акчалар республикадан читкә чыгарылмаган, ә Башкортстан файдасына эшли. Хәйрия фонды Нобель фонды кебек, аның процентлары һәр ел социаль проблемнарны чишүгә бүленә. Мәсәлән, соңгы ике елда 9.6 миллиард сум акча бүленде. Алар 64 балалар йортына, 100дән артык хастаханә һәм ширкәтләргә бүленде”, - диде Рәхимов. Ул фонд белән үзенең җитәкчелек итүен дә ирештерде.
Иң аз пенсия алучы элекке төбәк җитәкчесе
Элекке президент үзенең айлык пенсиясе 87 мең сум булуын ирештерде. Аның сүзләренчә, бу элекке төбәк җитәкчеләре арасындагы иң аз пенсия. “Мин шул пенсиягә лаек һәм кешеләрнең күзләренә карарга оялмыйм”, - дип белдерде Рәхимов. “Регнум” мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда, иң зур пенсия Минтимер Шәймиевныкы. Аның айлык пенсиясе 352 мең сум тәшкил итә. Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужковның пенсиясе 247 мең сум булачак.