Оренбур өлкәсендә “Алтын көз” балалар фестивале үтте

Әсәкәй сәнгать мәктәбе укучылары

Оренбур өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән Әсәкәй районында балаларның “Алтын көз” фестивале дүртенче тапкыр оештырылды. 24 октябрьдә үткәрелгән бу бәйгедә Әсәкәй районыннан тыш, өлкәнең күрше районнарының татар авылларыннан һәм ут күршеләре – Самара өлкәсенең Гали авылыннан килгән 4 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар катнашты.
Фестивальне “ Сөмбелә” бәйрәме күренеше белән күрше Гали авылы балалары башлап җибәрде. Соңгы елларда әлеге көзге муллык бәйрәме татар авылларында ешрак үткәрелә башлады.

Бәйге дүрт номинациядә үтте: узган еллардагы фестивальләрдән аермасы да бар иде.

“Алтын көз” фестиваленең жюри рәисе Зәйтүнә Вәлишина яңалыклар турында: “Башка еллардан аермалы буларак, әлеге ел бәйгесендә без эстрада җырларыннан баш тартып, бу юлы тик татар халык җырлары гына башкарылырга тиеш дип санадык. Икенче яңалык - татар халык киемнәре номинациясен дә керттек”, диде.

Шигырьләрдән күбрәк шагыйрә Резеда Вәлиеваның шигырьләре яңгырады.Әлеге күренеш – бу төбәктә шагыйрәнең берничә тапкыр булып, балалар белән мәктәпләрдә, балалар бакчаларындагы очрашуларның нәтиҗәседер.

Оренбур өлкәсендә “Алтын көз” балалар фестивале үтте



Татар халык киемнәре коллекциясен Матвеевка районының Иске Көтлемәт авылының “Яз гөле” төркеме тәкъдим итте. Узган фестивальдә әлеге төркем Гран-прига лаек булган иде: мондый төркемнәр авылларда гына түгел шәһәрләрдә дә сирәктер, диде тамашачылар. Бу юлы алар беренче урынны яулады.

Балалар татар телендә иркен сөйләшә, җырлый, бии. Бигрәк тә татарлыклары белән горурлана. Бу Әсәкәй кызы Әлиза Фәттахова Роберт Миңнуллинның “Татарларым” поэмасыннан өзекләр укыганда да күренде.

Ә Гран-прига Әсәкәй районы мәдәният йорты каршында эшләп килгән балалар фольклор төркеме ия булды.

Сәхнәдән көзгә багышлап җыр-моң аша гына дан җырланмады. Шушы ук балалар катнашында рәсем, кул эшләре күргәзмәләре дә оештырылды. Бу юлы күргәзмәдә үз рәсемнәрен Әсәкәй сәнгать мәктәбенең 45 баласы тәкъдим итте. “Алтын көз” фестивален оештыручылар – әсәкәй халкы. Әсәкәй районындагы ун татар авылында унике меңләп яшәгән халкыбызның кунакчыл, киң күңелле, оста куллы , үз гореф-гадәтләренә тугры булып калуларына бу тагы бер үрнәк.