Шәһәр транспортына карта белән түләү халык кесәсенә суга. Автобус йөртүчеләр эштән китәргә дә мөмкин.
Казан шәһәрендәге транспортка бәяләр арту хәбәре башкалада булган бар машиналарның да диярлек туктап калган көненә туры килде. Менә ике көн инде аеруча машиналар күп йөри торган урамнар катып калган кебек. Юллар чистартылмаганга ике тукталыш арасын сәгатьтән артык үтүче автобуслар бар.
10 декабрьдән шәһәр транспортына тагын бәяләр күтәреләчәк. Казан җитәкчеләре бу хәлне йөргән өчен түләүгә яңалык кертелү белән бәйли. “Транспортная карта” Ачык акционерлык оешмасы җитәкчесе Рамил Якупов әйтүенчә, карта куллану халыкка бик уңай булачак.
“Кондукторга кесәдән акча эзләп бирү, калган акчаны кире алу мәшәкатьләре бетәчәк”, ди Якупов.
Ә инде транспорт картасы алмыйча акча белән генә түлисең килсә, беркем дә каршы килмәячәк. Бүген автобуста түләүләр 15 сум булса, 10 декабрьдән 18 сум булачак. Карта белән түләсәң, бер тапкыр утырып баруың 16 сумга төшәчәк. Карта белән метро бәясе дә күтәрелә. 12 сум иде, алга таба 13 сум булачак.
Әгәр 1000 сум саласың икән, аны бөтен транспортта йөргән өчен дә түләп булачак. Картаны кулланмый торган очракта да андагы акчалар югалмый, дип белдерә Якупов.
Казан халкы күбрәк автобуста йөрергә тырыша. Бу үзгәрешләрне күпләр тагын халыкны талау буларак кабул итте.
“Халык болай да фәкыйрь яши. Автобусларда гади кеше йөри бит. Байлар джипларда, иномаркаларда чаба. Аларның исләре дә китми. Ә гади халыкның кесәсенә сугачак”, дип белдерде 60 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат.
“15 сум да күп әле ул. Тегендә-монда барырга кирәк”, ди өстенә кеш тун кигән 35 яшьләр тирәсендәге бер ханым. Ул Казанда бу көннәрдә үз машинаң белән йөреп булмаганга шәһәр транспортына чыккан.
Инде пенсиядә булуга карамастан һаман эшләп йөри торган Гомәр исемле абый, бездә халык бигрәк түземле шул, Грециядә я Италиядә күптән эш ташлап урамга чыккан булырлар иде инде, дип белдерде.
Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, бу яңалык акча әйләнешен үтә күренмәле итәчәк. Йөртүче һәм кондуктор да акчага кызыкмаячак. “Автобус йөртүчеләр күбрәк акча эшләү максаты белән зур тизлектә чапмаячак”, ди Нигъмәтуллин.
Казанда 98нче маршрутта йөрүче Ринат Ибраһимов бу яңалык кереп, йөртүчеләрнең һәм кондукторларның хезмәт хаклары артмаган очракта, күп кеше эштән китәчәк, дип белдерә.
Моңа кадәр әле аларга юлга чыкканда көндәлек план бирелгән булган. Шул планны үтәп, бензин чыгымнарын каплаганнан калган акчаны кондуктор белән бүлешкәннәр.
Яңалыкны йөртүчеләр үзләре дә бик аңлап бетерми. Аларга, шимбә көнне булачак җыелышта барысын да төшендерәчәкбез, дигәннәр.
Автобус бәяләре 20-25 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин дигән хәбәрләр дә ишетелгәләде. Чыннан да, кайбер автотранспорт ширкәтләре, шулай булган очракта гына файдага эшләргә мөмкин, дип белдерә.
Казанда элек халык ташу бизнесы белән шөгыльләнгән Фердинанд Ганиев шәһәр транспортының бары тик чыгымга гына эшләвен күп итеп лизингка автобуслар сатып алудан күрә. Чөнки лизинг аша алынган автобуслар өчен ике тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк.
Йөртүчеләр Кытайдан кайтарылган “Алтын дракон” кызыл автобусларының бик начар сыйфатлы булуын белдерә. Алар тиз ватыла. Күрәсең, шәһәр җитәкчелеге авыр хәлдән чыгу өчен төрле юллар эзли.
Транспорт картасы кереп киткән очракта терминал аша “электрон янчыкка” акча салу да гади халык кесәсенә төшәчәк.
“Вечерняя Казань” газеты бу яңалык кертелү хәбәре уңаеннан, алга киткән илләрдә кеше ниндидер хезмәт күрсәтелгәндә тере акча тотмыйча банк картасы белән түләгәнгә генә өстәмә түли, ә Казанда исә тере акча биргәнгә күбрәк түләргә туры киләчәк, дип язып чыкты.
Күп кенә Европа илләрендә халыкка кулай булсын өчен озак вакытлы йөрү (проездной) билетлары сатыла. Мисал өчен, Прагада. Анда кешенең фотосурәте дә ябыштырыла. Ул 3 айлык, ярты еллык һәм бер еллык та булырга мөмкин. Озаграк вакытка алсаң, ул арзангарак чыга.