Президент каршында яңа дини идарә булдырылды

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

27 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа идарә оештыру турындагы фәрманга кул куйды. Президент аппаратында дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе булдырыла.
Бу яңа идарә дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне камилләштерү, динара татулыкны ныгыту һәм республикада дини экстремизмның таралуын кисәтү максатында төзелә.

Моңарчы министрлар кабинеты каршында дин эшләре идарәсе эшләп килә иде. Президент аппаратында яңа идарә оештырылгач, министрлар кабинетындагы идарә бетерелде.

Президент аппаратындагы яңа идарәнең башлыгы итеп моңарчы президентның тышкы элемтәләр департаментының Азия һәм Африка илләре бүлеге мөдире булып эшләгән Марат Гатин билгеләнде, дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте.