Сугыш ветераны ярдәм көтә

Your browser doesn’t support HTML5

Икенче дөнья сугышы вакытында 17 яшендә сугышка китеп, иле, милләте киләчәге өчен көрәшкән Мулланур Габдрахманов бүген беркемгә дә кирәкми. Аның барлык туганнары, тормыш иптәше дә вафат, балалары да булмаган. Хөкүмәт тә безнең ишеләрне бәйрәм вакытында гына искә ала да соңыннан оныта, ди ветеран.