Татарстанның күренекле балет остасы Нинель Юлтыева 85 яше тулган көнне Каһирәдә балет труппасына җитәкчелек иткән вакытларын да искә алды. Мисырда демократия урнашып, балет сәнгате дә үсеп китәр дип өметләнә ул.
Татарстанның, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, Казан хореография училищесы сәнгать җитәкчесе Нинель Юлтыеваны укучылары туган көнендә ишектән үк көчле алкышлар һәм чәчәкләр белән каршы алды. Икенче катка күтәрелеп үз бүлмәсенә үткәнче, “браво”, “афәрин” дип сәламләүләр бию патшабикәсен озата барды.
Мөгаен, бу минутларда Нинель Юлтыевага 65 ел элек Җиһановның “Зөһрә” балеты дебютыннан булган соң алкышлар да, Җәлил театрын ачканда үзе куйган “Аккош күле”ннән соң булган көчле кул чабулар да, “Шүрәле”дәге Сөембикәне башкарганнан соң яңгыраган “афәрин” дип тәбрикләүләр дә, Мисырның данлыклы Хеопс пирамидалары янында ул өйрәткән укучылары биегән балеттан соң булган озакка сузылган алкышлар да ишетелгән кебек булгандыр.
Хеопс пирамидасы янында биюләр...
Соңгы көннәрдә Мисырда булган хәлләр бию остасын берьяктан тетрәндереп җибәрсә, икенче яктан ул гарәп дөньясында да киләчәктә демократия урнашыр дип ышана. Шул ук вакытта “фиргавеннәр иле”ндә балет сәнгате дә яңача сулыш алыр дип өметләнә.
“Миндә укыган биючеләр хәзер бөтен дөньяга таралган. Алар төрле илләрдә эшли: Яңа Зеландиядә, Америкада, Англиядә. Чөнки алар яхшы, академик белем бирү мәктәбендә укыды.
Ни өчен үз илләрендә калып, балет мәктәбен күтәрмәделәр соң дигәннән, анда тормыш бик кыен бит. Үзара мөнәсәбәтләр бик катлаулы, ә хәзер исә, бигрәк тә”, ди Юлтыева.
Баксаң, үз вакытында пирамидалар янында ук табигать манзарасында балетлар куелган ил бит ул.
“Пирамида янында бию мәйданы ясый иделәр. Кичке якка спектакльләр анда бара иде. Нәкъ менә бәйрәмнәр вакытында балетны шунда куя идек без”, дип искә ала Нинель Юлтыева. Каһирәнең үзендәге театрга да балет куелган вакытта үз итеп, яратып йөргәннәр.
Кендек биюеннән Токиодагы бәйгеләргә
Юлтыева Каһирәдәге үзенең укучыларын бик сәләтле һәм талантлы иде дип, әле дә мактап искә ала.
“Ул бик кызык вакытлар иде. Бию мәктәбе ачтылар, балет эшли башлады. Аңа кадәр кендек биюен бер 3 кенә кыз бии иде анда. Алары да ирләр янында гына. Хатын-кызларны анда җибәрми иделәр.
Ә бу инде балет. Балет булгач, бәйгеләр, гастрольләр башланды. Малайлар да, кызлар да биергә килә иде”, ди Юлтыева.
Гарәп дөньясы һәрвакытта да үз кануннары белән көн күргән. Илбашы сүзе – канун, ә аның туган көнендә ни генә булса да, син күңелен күрергә тиеш. Ул вакытларда Мисыр президенты Мөхәммәд Әнвәр әс-Сәдәт була. Менә аның туган көне уңаеннан балет труппасы да биергә тиеш дигән күрсәтмә төшә.
Бу вакытта бер миллионер хатын-кыз контракты нигезендә Юлтыева труппасы Япониядә чыгыш ясарга тиеш була. Очкыч та җайланган, Токиодагы баш телевизион залга билетлар да күптән инде сатылып беткән. Чак кына өлгердек, дип искә ала Юлтыева. Ул елларда Каһирә балет труппасы үзен төрле илләрдә дә таныта башлый.
“Мин “Аккош күле”, “Жизель” балетларын куйдым. Аннан “Шопениана” дигән әсәрне сәхнәләштердем. Безнең академик классиканың бөтен спектакльләрен дә куйдым дип әйтергә була.
“Шүрәле” балетының беренче актын куеп бетергән идем диярлек, әмма ул вакытта анда ноталары җитмәде. Токиода балет биючеләренең бәйгесенә беренче тапкыр барганда ук, алар дәрәҗәле урыннар алды. Аннан мин аларны Сүриягә, Маҗарстанга, Болгарстанга, Токиога алып киттем. Труппаны Токиога кадәр алып бардым. Спектакльләр анда да бик яхшы үтте”, ди Юлтыева.
Гашыйк та булганнар...
Нинель Юлтыевага үзенең 50 яшьлеген Мисырдагы Русия илчелегендә үткәрергә туры килә. Аны котларга президент хатыны, ул вакытта илнең тышкы эшләр министры булып эшләгән Бутрос-Гали, Ясир Арафатның сеңлесе дә килә.
Гарәп дөньясында гашыйк та булганнардыр сезгә, дигән сорауга Нинель Юлтыева: “Әлбәттә!”, дип җавап бирде. Әмма шул вакытта ук, бик яраталар һәм хөрмәт итәләр иде, дип тә өстәде.
Әле дә Нинель Юлтыева Мисырдан еш булмаса да сәламнәр алып тора. Күптән түгел генә Мисыр театры мөдире мәдәният министры Зилә Вәлиева аша Юлтыевага сәлам тапшырырга кушкан.
Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нинель Юлтыева өчен кыен вакытлар башланганга күрә, аңа Советлар Берлеге мәдәният министрлыгыннан Мисырга барырга тәкъдим итәләр. Башка берәүгә урын кирәк булган өчен, театрда баш балетмейстерлыктан китәргә мәҗбүр була ул.
Каһирә балет труппасының баш балетмейстеры һәм сәнгать җитәкчесе булып, 1974 елдан 1977 елга кадәр эшли. Шулай ук 2 ел буе Венесуэлада Каракас театрында балетмейстер, педагог булып эшләргә туры килә аңа. Минем андагы укучыларым үзләре төрле илләрдә балет мәктәпләре булдырды, дип горурлана Юлтыева.
85 яше тулган көнне Казан хореография училищесындагы үз бүлмәсенә килеп кергәч, хәзерге максаты Казандагы әлеге уку йортын академия дәрәҗәсенә күтәрү икәнен әйтте.