«Анти-Ксенофобия» берлеге милләтара күрәлмаучанлыкка каршы интернет-сәхифә ачты. Аның беренче “каһарманы” – Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов.
Сәхифәдә Татарстан прокуроры Кафил Әмиров һәм Вячеслав Козловның үзенә мөрәҗәгать урнаштырылган. Прокурорга язылган мөрәҗәгатьтә, Яңа Чишмә районы башлыгының “хиҗап киюче мөслимәләргә җәмәгать урыннарында, бигрәк тә дәүләт оешмаларында, мәктәп, югары уку йортларында күренмәскә” кушуы. Һәм моңа сәбәп итеп, хиҗапның татар милли киеме булмаганын күрсәтүе белдерелә.
Инде 500дән артык кеше Козловның китүен сорый
Болардан тыш, Козлов ислам дине дәресләрен мәктәпләрдә укытмаска кушкан. Яңа Чишмә районы үзәгендә һәм Зирекле авылында мәчеткә йөрүче яшьләрнең артуына борчылу һәм канәгатьсезлек белдергән.
Прокурорга язылган мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Яңа Чишмә башлыгы Русия Конституциясен боза, милләт һәм динара нәфрәт уятуга китерә. Шуңа күрә «Анти-Ксенофобия» берлеге Кафил Әмировтан тиешле чаралар күрүен сорый.
Козловның үзенә язылган мөрәҗәгатьтә аңа эшеннән китәргә киңәш ителә. “Әлегә сез үзегезнең намусыгызны саклый, үз теләгегез белән отставкага китә аласыз”, диелә анда.
Яңа Чишмә башлыгы Вячеслав Козловның эшеннән китүен сорап, 500дән артык кеше инде кул куйган. Алар арасында Татарстан һәм Русиянең билгеле җәмәгать эшлеклеләре бар.
Яңа Чишмә имамнары Козловны яклый
Шулай да Яңа Чишмәнең бер төркем имамнары Вячеслав Козловны яклап, Диния нәзарәтенә хат җибәрде. Анда Козловның мәктәпләрдә мөселман киемен киюне хокукыйлаштыру турында гына сүз алып баруы әйтелә. Хатка кул куйган имамнар район башлыгының ислам динен факультатив рәвештә укыту фикерен белдерүен искәртә.
Яңа Чишмә районы Зирекле авылы имамы Ильяс Сөләйманов исә, хәзрәтләр әлеге хатны хакимият басымы астында язган, дип саный. Диния нәзарәте Козловны яклап калырга тели, ди ул.
Вячеслав Козловның чыгышыннан соң, Зиреклегә милиционер килеп, мәчетләрдә дин дәресләре укытмаска кирәклеген дә әйткән. Шулай да Зирекледә дин дәресләрен укыту дәвам итә.
Козловның китүен таләп итеп, имзалар җыйган "Анти-ксенофобия" интернет сәхифәсендә Зирекле имамы Ильяс Сөләйманов та, авыл халкы да кул куйган.
Әлегә Яңа Чишмә хакимиятеннән Козловка каршы башланган хәлләр турында фикер алып булмады. Шунысы ачык: алар килеп туган вазгыятьне Вячеслав Козлов үзе генә хәл итә ала дип саный.