Сочида мәчет төзү әлегә кадәр хәл ителмәгән

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Сочида мәчет төзү хәл ителмәгәнгә борчыла.

Пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә журналистларга ул: “Җир бүлеп бирмичә, төзелеш мәсьәләләрен хәл итеп булмый”, дип белдерде.

Гайнетдин сүзләренчә, бүгенгә кадәр төбәк, шәһәр хакимиятләре мәчет төзү өчен урын билгели алмаган. Әлеге мәсьәлә бүгенгә кадәр хәл ителмәгән.