Япония атом станциясендә янә шартлау
Your browser doesn’t support HTML5
“Фукусима-Дайичи” атом электр станциясендә 3нче реакторның суыту җайланмасы сафтан чыгу нәтиҗәсендә водород шартлаган. Элегрәк 1нче һәм 2нче реакторларда да шундый ук хәл булган иде. Япония рәсмиләре белдерүенчә, 11 кешегә зыян килгән. Метеорологлар җир тетрәүләр кабат булырга мөмкин дип фаразлый.