Сугыш ветераннары кими

Сугыш ветераны Хәлиулла Сәфәров

Оренбур өлкәсе Татар Каргалы авылыннан сугышка 750дән артык кеше китә, шуларның 250гә якыны сугыш кырларында һәлак була. Бүгенге көндә дүрт меңнән артык халкы булган Каргалыда барлыгы биш ветеран бар.

Бу изге бәйрәм рухында куаныч һәм кайгы, әрнеш һәм горурлык, күз яшьләре һәм шатлык аралаш. Хәлиулла Атаулла улы Сәфәровның Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары, солдатлар өчен иң кадерле булган Батырлык медале - болар барысы да 1945 елның 9 май хатирәләрен яңартты. Сугышка киткән 18 яшьлек Хәлиулла Сәфәров туган авылына сигез елдан соң гына әйләнеп кайта.

“Сугыш минем өчен 1943 елның февралендә Венгриядә башланды, ә1945 елның 9 маен мин Чехословакиядә каршы алдым. Кире Венгриягә кадәр 9 мең чакрым җирне җәяүләп үттек, берничә елдан соң кире Советлар иленә кайттык, авиациядә Баку тирәсендә дә хезмәт иттем. Туган якларыма 50нче елларда гына кайттым”, дип сөйләде ветеран Хәлиулла Сәфәров.

Сугыш ветераны Хәлиулла Даутов
Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм сугыш кырларын үтеп, бүген арабызда батыр солдатларыбызны олылыйбыз. Ветераннар арасында иң өлкәне, 10 май көнне үзенең 90 яшен тутыручы Хәлиулла Хәбибулла улы Даутов.

1939 елда ул Балтик буена хезмәткә алына һәм сугышның беренче көненнән үк яу кырында була. Нарва елгасы өчен көрәштә бер аягын югалта. 9 майны Хәлиулла Даутов туган авылында каршылый.

“Сугышның беренче көннәрендә бездә мылтыктан башка бер әйбер дә юк иде. Күбесенчә, чигендек тә чигендек. Шуңа күрә ул вакытта берәүгә дә медаль бирмәделәр. Каты сугышлар барышында мин бер аягымны югалттым. Шулай итеп минем өчен сугыш бетте, өйгә кайтардылар. Җиңү көнен мин Каргалыда бергә авылдашларым белән каршы алдым”, диде 90 яшьлек Хәлиулла Даутов.

Исән калган ветераннарның саны көннән көн кими бара. Мисал өчен, кайбер татар авылларын алганда да, Каргалыда биш, Үрге Чебенледә ике, Алабайтал авылында өч ветеран бар.Төбәкнең барлык авылларында да исән булган сугыш ветераннарының саны шулай гына.

9 май көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры артистлары,һәр елдагыча, сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концертына чакырды. Кичә программасында җырлар, биюләр, спектакльдән күренешләр иде. Ә инде тамаша залыннан соң, театр каршында оештырылган “Берлек” фонды әгъзалары ветераннарны татар милли ашлары белән чәй өстәле артында сыйлады.

Оренбур төбәгенең Крупская исемендәге универсаль гыйльми китапханә хезмәткәрләре укучыларга, аеруча белгечләргә – тарихчылар, районны өйрәнүчеләр, журналистлар өчен Җиңү көненә бүләк әзерләде. Китапханәдә саклана торган сугыш елларындагы җирле “Чкаловская коммуна” гәҗите ( 1941-1945) җыелмасы электрон формага күчерелгән. Раритный (сирәк очрый торган) битләрне китапханәнең электрон уку залында да һәм шулай ук интернетта www.orenlib.ru сайтында “Фонды и каталоги” бүлегендә “актарырга” була.