21 май көнне бар дөньяда булганы кебек Казанда да ахырзаман турында күп сөйләнде, әмма бу хәл тормышка ашмады. Киресенчә, ул көнне Татарстан дөньякүләм вакыйгаларга бик бай булды.
Бу көнне дөнья бетәсен белдереп, Казанда хәтта реклам такталары да эленгән иде. Тик аларны кемнәрнең элүе билгесез булып чыкты.
Ә бит нәкъ менә шушы көнне дөньяның бетәчәге турында Американың Калифорния шәһәреннән бер дин әһеле Гарольд Кемпинг антлар итә-итә сөрән салган иде.
Аның әлеге куркытулары инде икенче мәртәбә сафсата булып чыкты: дөнья бетмәде, тормыш дәвам итә.
Ул көнне Татарстандагы сәяси, мәдәни, иҗтимагый вакыйгалар, башка көннәрдәгедән тагын да күбрәк булган кебек тоелды.
21 майда Миңнеханов белән Фишер очрашты
Әйтик, ул көнне республика президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кирмәнендә Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килгән Австрия президенты Хайнц Фишер белән очрашты.
Әлеге очрашуда Австрия делегациясенең Татарстан сәфәренә нәтиҗә ясалды һәм киләчәктә ике республика арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре тикшерелде.
“Австрия белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыру элемтәләрнең нигезен тәшкил итә. Алар кысасында без мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек итә алачакбыз. Бу тармакларда исә Австрия республикасының мөмкинлекләре бик зур”, дип белдерде Татарстан президенты.
Австрия президентының да сәфәрдән канәгать калуы аңлашыла. Хайнц Фишер сүзләренчә, аларны Татарстанның мәдәни һәм икътисади тормышы белән таныштырганнар, икътисадка кагылышлы кызыклы проектлар тәкъдим иткәннәр.
Бүгенге көндә Татарстанда Австрия капиталы белән 12 ширкәт кенә эшчәнлек алып бара икән. Алга таба мондый ширкәтләр саны тагын да күбәер һәм ике арадагы хезмәттәшлек тә артыр, дип өметләнә белгечләр.
21 май – Идел Болгарының ислам динен кабул итү көне
21 май көнне Татарстанда, Идел болгарларының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көне билгеләп үтелде. Билгеле булганча, 922 елда Болгар дәүләте үз иреге белән Ислам динен дәүләтнең рәсми дине итеп кабул итә.
Әлеге көн уңаеннан 21 май көнне Казан Кирмәнендә II Халыкара Болгар форумы да ачылды. Бу җыенга төрле илләрдән: Казакъстан, Болгарстан, Венгрия, Молдова, Украина һәм Русиядән күп санда галим килде.
Форум ачылышында чыгыш ясаган Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев: “Болгар форумы – Идел-Урал төбәге белән генә түгел, Алтай, шулай ук Көнчыгыш Европаның да бай тарихы белән бәйле фәнни-гамәли проблемнарга фикер алышу өчен даими мәйданчык ул. Без бу эшне, бүген биредә яңгыраячак фикерләрне исәпкә алып, ел саен яңа эчтәлек белән тулыландырып, һәрдаим үткәреп барырга исәплибез”, дип белдерде.
“Каравон” фестивале һәр елдагыча Никольскоеда
Дөнья бетәсе көнне Татарстанның мәдәни тормышы да туктап тормады. Ул көнне, һәр елда булганы кебек быел да, Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” Идел буе рус фольклор фестивале ачылды.
Быелгы фестивальгә Русиянең төрле төбәкләреннән 120 иҗат коллективы катнашты.
Шуны да әйтергә кирәк быелгы фестиваль кысасында “Этник авыл” проекты да тәкъдим ителде. Әлеге “Этник авыл”да бары тик рус мәдәнияте элементлары гына түгел, башка милләтләрнең дә тормыш рәвеше һәм гореф-гадәтләре дәвам итәчәге билгеле булды.
21 майда татар телен яклап пикет узды
21 май көнне кемнәрдер дөнья бетүен көтте, кемнәрдер бәйрәм итте, ә кемнәрдер Казан урамнарында татар телен яклап пикет уздырды. Иртән Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында оештырылган пикетта Дәүләт думасында татар телен укытуга каршы әзерләнүче канун өлгесенә каршылык белдерү һәм федераль университет нигезендә татар институты ачуны таләп итүгә кагылышлы шигарләр белдерелде.
Шулай итеп, Казан урамнарындагы реклама такталары 21 майда дөнья бетәчәге турындагы куркыныч фаразлар белдерсә дә, алар чынга ашмады. Татарстандагы сәяси, мәдәни, иҗтимагый тормыш төрле чаралар белән үз көенә дәвам итте.