Вакыйгалар дисбесе: табышмаклы киләчәк

Казан урамы

Казанда Универсиада башланыр көн билгеле булды, шахматтан дөнья чемпионлыгына дәгъвачылар бәйгесе тәмамланды. Әле чишелмәгән табышмаклар, булган һәм булачак хәлләр турында әлеге "Вакыйгалар дисбесе"ндә.

Татарстанның сәяси һәм иҗтимагый тормышы һәр татарны борчып, дулкынландырып тора. Бу атнада булган вакыйгалар арасында милләттәшләрне кызыксындырырлык хикмәтле һәм көтелмәгән хәлләр булдымы соң?

Дәрәҗәле кунаклар тиккә генә килми

Узган шимбәдә Татарстанда Австрия президенты Хайнц Фишер булып, икътисадтагы, социаль тормыштагы хәл-әхвәлләр белән танышып китте. Үзенә күрә файдалы һәм кызыклы булды бу сәфәр. Бәйсез көнбатыш иле җитәкчесе Русия эчендәге Татарстанда бары тик үзара икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү өчен генә килгәнме, әллә чыннан да гыйбрәт алырлык нәрсәләр эзлиме?

Шул арада Кыргызстан парламенты делегациясе Татарстанда булып, Дәүләт Шурасы җитәкчесе, президент белән очрашты. Бишкәк кунакларына да КамАЗ, нефть продуктлары белән эш итү кызык. Ләкин барыбер монда сәясәт бардыр. Русиянең ниндилеген белү өчен Идел ярларына, Казанга килергә кирәк. 20 ел элек башланган мөстәкыйльлек һәм милли терелеш инкыйлабы Татарстанга игътибарны арттырган.

160 төрле аләм

2013 елда булачак Универсиада һәм аңа әзерлек Русиядәге һәм чит илдәге хәлләргә бәйле булса да, барыбер Казан игътибар үзәгендә кала. Бу атнада, ниһаять, 160лап илдән килгән спортчылар катнашачак студентлар бәйгесенең кайчан башланачыгы билгеле булды.

Шулай итеп, 2013 елның 6 июлендә Казанга килсәгез яки ТВ, интернет аша ялгансагыз, сез тарихи мизгелләргә шаһит булырсыз. Спорт сөючеләрнең карашы бер төрле булса, татар милләте белән кызыксынучылар бу көннәрдәге Казан вакыйгаларына икеләтә дикъкать белән карап торачак. Чөнки бөтен дөньяны татарлар кабул итәчәк бит.

Казандагы шахмат бәйгесе тәмам

Шахматтан дөнья чемпионлыгына дәгъва итүчеләрнең ярышы 3 атна дәвам итте. Ярымфиналда Гата Камский белән уйнап, иң ахырдагы тай-брейк уеннарында аны җиңеп чыккан Борис Гельфанд (Израиль) дөнья чемпионы белән уйнаячак. Ул Русия шахматчысы Александр Грищукны финал ярышында җиңеп чыкты.

“Корстон” кунакханәсендә үткән тантанада Гельфандка дәгъвачылар бәйгесендә җиңгән өчен бирелә торган кубок тапшырылды. Бөтендөнья шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжинов, аның киңәшчесе Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев бу бәйрәмдә катнаштылар. Тиздән Берләшкән гарәп әмирлекләрендә Гельфандның Ананд белән кайчан, кайда уйнаячыгы хәл ителәчәк.

Шулай итеп, Гата Камский булачак җиңүчегә оттырган булып чыкты. Дөрес, Гатаның Казанга килүе һәм аның яхшы уйнавы татар җәмәгатьчелеге арасында ниндидер өмет, могҗизага ышану уяткан иде. Ләкин озак еллар буе академик шахмат белемен алган, зур белгечләр һәм остазлар ярдәменә таянган Гельфандны җиңү аңа насыйп булмады.

Бер карасаң, бу аяныч та түгел. Иң мөһиме, Гата зур шахматка кайтты. Ләкин Казанда спорт, шахмат һәм татар җәмәгатьчелегенең милләттәшебезгә аерым игътибар күрсәтмәве Гатаның һәм башка милли җанлы кешеләрнең күңелләрендә юшкын калдырды. Кая соң алар, дөнья шахмат элитасына кергән Гата белән горурланучылар, аңа таяныч булырга теләүчеләр? Күрәсең, алар оялып, уңайсызланып, каядыр читтә йөри торгандыр. Ә Гельфандның җанатарлары алай тыйнак булмады, һәрвакыт аның тирәсендә кайнашты. Бер ялгызы гына, текә үрләргә күтәрелүе җиңел түгел шул.

Олег Савельев Татарстан белән таныша

Татарстанга федераль министр килү зур вакыйга түгел. Кайвакытта икешәр-өчәр зур түрә берьюлы Казанга килә. Бу атнада Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев килү шактый зур вакыйга булып күренде. Аның белән президент Рөстәм Миңнеханов үзе очрашып, мөһим мәсьәләләр тикшерде.

Бер карасаң, Олег Савельев министр урынбасары булып күптән түгел расланды. Соңгы 10 елда ул – сайлау технологияләре, стратегик планнар, президент программалары белән шөгыльләнүче акыл иясе, ярдәмче, киңәшче буларак билгеле шәхес. Петербурда укып, В.Путин шунда эшләгән чорда сайлау технологияләре белән шөгыльләнүче шәхеснең икътисад тармагында тәҗрибә туплавы аның киләчәгендә тагы да зуррак урынга күтәрелү мөмкинлеген күрсәтә.

Премьер-министр В.Путинга якын затлар төбәкләрдә бигрәк тә тәэсирле һәм ихтирамга лаек кешеләр булып санала. Истә калдырыйк бу исемне: Олег Савельев. Татарстанга нинди ярдәм күрсәтер икән ул?

Билгесез фронт

Татарстанда төзелгән "Халык фронты"на өлкәннәр дә, яшьләр дә, ирләр дә, хатыннар да керде. Бары тик коммунистлар гына “Бердәм Русия”не куркаклыкта гаепләп, бу Фронтка чирканып карады. Ләкин үзләре яки башка фиркаләр үз тирәләрендә халыкны туплап торган фронт оештырырга җөрьәт итмәде. Гомумән, соңгы вакытта сәяси тормыш караңгыланып, күңелсезләнеп китте.

Зиннәтуллага бөтен дөнья карый

Русия хоккей такымы дөнья беренчелегендә җиңелгәннән соң, В.Быковны тренерлыктан чыгардылар, аның урынына кемне сайлау иң хикмәтле табышмак булып калды. Хәлләр хөрт: Зиннәтулла кирәк, диләр. Димәк, быел Русия чемпионы "Салават Юлаев"ның баш тренеры Быковка ышаныч юк, ә менә соңгы сезонда медаль ала алмаган "Ак Барс"ның җитәкчесе Зиннәтулла Биләлетдиновка барысы да ышана һәм өметләнә икән.

Ләкин Русиянең җыелма такымын һәм "Ак Барс"ны берьюлы җитәкләргә ярамый. Шуңа күрә Зиннәтулла йә Казанда кала, йә Мәскәүгә китә. Икесенең берсе. Җанатарлар өчен бу чишелмәслек төен. Якын көннәрдә шушы төен чишелеп, Русия хоккей язмышының кемгә тапшырылачагы хәл ителәчәк.

Иң сәер каршылык чарасы

Бу көннәрдә иң шаккатыргыч вакыйга Казан үзәгендә, Үзәк стадион янында булып ята. 3 тәүлек буе үзенең чит ил маркалы машинасында Арбитраж идарәче Илшат Минһаҗев утыра. Ул "Соңгы кыңгырау" кичәсенә килгән һәм автоинспекторлар кушмаган җиргә машинасын куйган.

Үзе мәктәп тәмамлаучылар тантанасына кереп, шәһәр башлыгы чыгыш ясаганда, аңа каршы ямьсез сүзләр кычкырган. Минһаҗев керткән акчага төзелүче фатирларның әзер булмавы аның ачуын китергән. Урамга чыккач, аның машинасы полиция һәм автоинспекция камавына калганын күргән.

Хәзер ул полиция кулына эләкмәс өчен машинасына бикләнеп утыра. Таныш кызы аңа ашарга һәм савыт-саба китерә. Үзенең сәяси һәм социаль хокукларын яклаучы бу сәер кешене телеканаллардан күрсәттеләр, аның турында газетка язалар. Машинадан чыккач, ул полиция кулына эләгеп, хөкемгә тарттырыла, имеш. Ә машинаңда яки фатирыңда чакта беркемне дә тотып алырга ярамый икән.

Фестивальләр

Шимбә көнне Казанда Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет фестивале тәмамлана. Ә 30 майда Төрки халыкларның театр фестивале "Нәүрүз" башланып китә. Күрәселәр бар әле!

Президент Русия чемпионатында катнаша

29 майда Биектау автодромында ралли-кросстан Русия беренчелеге үтәчәк. Халыкара спорт остасы Рөстәм Миңнеханов та бу ярышка катнашу өчен гариза биргән.