Казан зообакчасы ярдәм көтә
Your browser doesn’t support HTML5
Ике йөз елдан артык бай тарихы булган Казан зообакчасының хәле бүген яхшылардан түгел. Зообакча җитәкчесе урынбасары Гүзәл Горбанева сүзләренчә, инде дистә елга якын хакимият аларны төзекләндерү булачак дип өметләндерә. Әмма әлегә ярдәм юк. Үзләренең проблемнары турында ул “Азатлык”ка сөйләде.