Татарстан белән Башкортстан республикаларын бүлеп агучы Ык елгасы буенда "Ык елгасы – Берлин дивары" дигән сәяси чара үткәрелүгә 20 ел тулды.
Бу датаны ул никадәр мөһим булса да, Башкортстанда да, Татарстанда да искә алмадылар. Ә бит бу чараның сәяси көче турында Бөтендөнья башкортлары корылтаенда чыгыш ясаганда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев шундый факт китергән иде:
“Үзгәртеп кору чоры башында кайбер кайнар башлар Татарстан һәм Башкортстан чикләрен үзгәртү мәсьәләсен күтәрә башладылар. “Ык елгасы – Берлин дивары” чарасын җәелдереп җибәрделәр. Миңа ул вакытта Мортаза Рәхимов шалтыратты. “Нишлибез Миңтимер?” диде ул. "Әйдә, Мортаза әфәнде, очрашыйк, сөйләшик, ничек итеп бергә яшәү турында уйлашыйк. Башка юл юк, дидем. Менә шулай итеп ике республика арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү туды”, дигән иде Миңтимер Шәймиев.
“Ык елгасы – Берлин дивары” чарасының барлыкка килү тарихы киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел. 1991 елның 23 мартында Шаран районында Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең бүлекчәсен төзегәннән соң, чәй эчеп утырганда кинәт кенә кайдандыр өстән дип әйтимме икән килеп керде. Ул вакытта мин Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең җаваплы сәркатибе булып эшли идем.
Шуннан соң тиз генә Казанга барып, бу чараны үткәрү турында Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы карар чыгарды. Шулай эшләү дөрес тә булды. Чөнки махсус органнар Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең өч вәкилен чакырып, бу чараны “Ык елгасы – дуслык елгасы” дип үзгәртергә кирәклеген аңлатканнар. Тегеләр аңлаган.
Соңыннан мине дә чакырдылар, мин дә үз аңлатмамны бирдем. Бу чараны үткәрү турында Башкортстан татар иҗтимагый үзәге түгел, ә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең президиумы кабул иткән. Моны берничек тә үзгәртә алмыйбыз дидем. Аңладылар.
6 июньдә Уфадан автобусларда, аерым машиналарда йөзләгән кеше ике республика чигендә урнашкан Октябрьски шәһәренә барды. Татарстан ягыннан да Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән сигез автобус белән кеше килде.
Ике республиканы бүлеп аккан Ык елгасы аша салынган күпернең уртасында тантаналы очрашу үткәргәннән соң, митинг, демонстрация һәм туганлык Сабан туе уздырылды. Шуннан соң әлегә кадәр бу чараның кабатланганы юк.