Оренбурда Мәдинә Рәхимкулованың хәтер кичәсе үтте

Мәдинә Рәхимкулованың хәтер кичәсе

30 июнь көнне Оренбурның татар жәмәгатьчелеге берничә ел элек арабыздан киткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, татар зыялысы Мәдинә Рәхимкулованың тууына 95 ел уңаеннан Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсендә хәтер кичәсе үткәрде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, төбәкне өйрәнүче тарихчы, язучы, мөгаллимә, үз хисабыннан булдырган 23 китап авторы, белгечлеге буенча физик, меценат – ул Мәдинә Рәхимкулова. Ул гаять зыялы, иманлы бер кеше иде. Әле торгынлык елларында, тыелган заманнарда Дәрдмәнд-Рәмиевләр, Ризаэддин Фәхретдин, Хөсәеновлар турында җентекләп мәгълүмат җыеп, алар турында китаплар чыгарды, бу шәхесләр яшәгән йортларга таштакталар куйдыра алды, уку йортларының татар бүлекләрендә яхшы укучы талибәләренә махсус стипендияләр булдырды.

Хәтер кичәсендә күрсәтелгән фильмда Мәдинә апа кызы Диләрә янына Петербурга яшәргә китәр алдыннан төшкән соңгы кадрлар. Алар кабат хатирәләрне яңартты. Залда утыручы һәрбер кеше аның белән аралашып яшәде, ул үзенең күпкырлы белемнәре белән күпләрне сокландырды.

Хәтер кичәсендә
Оренбур татар драма театрының сәнгать житәкчесе Рөстәм Абдуллаев олы шәхес белән аралашу еллары турында сөйләде.

Тормыш юлында Мәдинә ханымга да танылган шәхесләр белән еш очрашырга туры килә.

Татар зыялысы чит илләрдә яшәүчеләр белән дә аралашып яшәде. Соңгы төшерелгән видеотасмада Төркия кунагы – Зәки Вәлиди кызы Исәнбикә Тоган, Мәдинә апаның шәкертләре, якыннары.

Мәдинә Рәхимкулова шулай ук 23 китапның берсе – “Моңлы-җырлы Оренбур” китабы авторы. Ул борынгы татар халык җырларын үзе дә яратып башкара торган иде. “Туган тел” ансамбле җырчысы Рәмил Бәширов шул җырларның берничәсен башкарып та күрсәтте.

Оренбурның төрле гасырларында яшәгән данлыклы татар исемнәрен мәңгеләштергән: китаплар язган, мемориаль такталар ачкан Мәдинә Рәхимкулованың бүген үзен зурлыйлар. Оренбур төбәген өйрәнгән күпкырлы гыйлем иясенең исемен мәңгеләштерү максатыннан, күптән түгел шәһәрнең 38нче санлы татар телен тирәнтен үзләштерүче мәктәп музеена Мәдинә Рәхимкулова исеме бирелгән булса, татар зыялысының 95 еллыгына карата шәһәрнең Ямашев исемендәге татар китапханәсенен бер бүлмәсендә тагын музей ачылды.

Китапханә хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова кунаклар өчен музейда беренче экскурсия үткәрде.

Мәдинә Рәхимкулова Оренбур җирлегендә генә түгел, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә яхшы таныш шәхес иде. Ул Петербурның мөселман зиратында җирләнгән.

Мәдинә Рәхимкулова ире Якуб Шабакаев белән өч бала тәрбияләп үстерәләр: уллары Рәшит – инженер, гаиләсе белән Оренбурда яши, икенче кызлары Диләрә – музыкант, якыннары белән Петербурда урнаша, олы кызлары Динә – гаиләсе белән Норвегиянең Осло шәһәрендә гомер итә. Ул да әнисе кебек берничә китап авторы.