Дистә елларга сузылган батырлык

Идиятуллиннар гаиләсе

Оренбур төбәге Сарыкташ районының Биктимер авылында башкаларга үрнәк булырлык Идиятуллиннар гаиләсе яши. Фаҗига аша үткән гаиләгә озакламый 26 ел тула.
«Тук-тук-тук …» – әлеге тавыш башта төштәге кебек ишетелә. Икенче бер мәлдә ул авыр йокыдан уянырга теләгән кешедәй сискәнеп куя. Поезд килә бит ! Каядыр якында гына вагоннар текелдәгән тавыш Закирҗанның башында инде “ үлем-үлем-үлем” диеп яңгырый башлый. Ничек тә рельслардан төшәргә кирәк! Барлык көчен җыеп, терсәкләре, җилкәләре ярдәмендә шуышып читкә үрмәләве була, борылышта поезд утлары күренә. Сүнеп барган өмет күңелдә баш калкыта – бәлки, бәлки... Соңгы көчен җыеп, Закирҗан канга баткан бүреген башыннан сала да, болгый башлый. Шаулап узып баручы поезд сузып-сузып өч тапкыр кычкырта. Поезд йөртүченең: “Күрдем, барысында аңладым” диюе була бу. Бераздан, дөбердәп, янәшәдән тагын бер поезд уза һәм тирә-юнь җансыз тынлыкка чума.

Станциядә кизү торучы, хәвефле хәбәр алуга, башта “ашыгыч ярдәм“ машинасы чакырып, якындагы хастаханәгә шалтырата, ә аннан үзе рельслар буйлап һәлакәткә очраган кешене эзләп китә. Ул кар астында калган, өшергә дә өлгергән Закирҗанны барып тапканда иртәнге биш була. Юлда биш сәгать буе ятуына карамастан, егет аңын югалтмаган. Ярдәм килмәсә, коткармасалар, авыртуга түзә алмасам дип, кесәсеннән пәкесен генә алган.

Фәнисә сөйли:

– Мин Колчым авылында туып-үстем, ә Закирҗан – Биктимердә. Район үзәге Сарыкташта очрашып күрештек тә, бер-беребезгә гашыйк булдык. Бераз очрашып йөргәч, кавышырга, өйләнешергә ниятләдек. Туй алдыннан, яңа елга берничә көн калгач, кибетләрдә йөрергә дип икәү Оренбурга киттек. Ул вакытта һәммә нәрсә дә талонга иде бит әле. Җитмәсә – чиратлар. Бер көндә бөтен кирәк-яракны да алып бетереп булмады, әлбәттә. Шуңа күрә мин Оренбурда калырга булдым, ә Закирҗан авыр сумкалар белән вокзалга, поездга китте.

Фаҗига урыны
Көне буе шәһәр буйлап кибеттән-кибеткә йөреп тәмам алҗыган Закирҗан проводницага: “Мине Чёрный Отрог станциясендә уятырсыз әле”, ди дә, йокларга ята. Үзе дә йокыга киткән проводница егетне поезд кирәкле станциядән инде кузгалгач кына уята. “Поезд тизлеген арттырганчы сикер, әйдә“, ди ул. Закирҗан башта җиләк-җимеш белән тулы сумкаларын ыргыта. Аннан туй машинасын бизәргә дип алган зур балдакларны терсәгенә кигән килеш, караңгылыкка үзе сикерә. Калганы бар да секундлар эчендә була. Закирҗан хәтта аңларга да өлгерми кала.

Поезд тәгәрмәчләре аны үзенә тартып ала. Башта бер аягы киселә. Икенче аягы белән этелергә, читкә китәргә талпынгач, анысы да тәгәрмәч астына эләгә.

Әйе, язмыш Фәнисә белән Закирҗанны әле бергә яши башламаган килеш үк сыный. Түрендә үзе утырасы туй өстәлен томан каплый. Закирҗан озын-озакка хастаханәгә кереп ята. Хәер, сигез ай буе Фәнисә дә егете яныннан бер адымга да китми.

Ике якның да туганнары төрлесен уйлап карый. Закирҗанныкылар: “Тизрәк язылышсыннар иде, югыйсә, Фәнисә ташлап китәр аны“, диләр. Кызның туганнары, бигрәк тә апасы: “Хәзер медицина бик көчле, Закирҗан хастаханәдән үз аяклары белән чыгар, туйны шул вакытта ясарлар”, дип киңәш итә . Аларны табиблар да хуплый.

Фәнисә кабат ул көннәрне искә төшерә:

– Закирҗан аңына килүгә: “Китәм дисәң, кит. Мин сиңа үпкәләмим“ , диде. Тик минем аны җәлләгәнгә генә янында утыруым түгел иде бит, яратуым иде. “Сау-сәламәт ирне дә көйләп-җайлап кына яшәргә кирәк, ә син монда ике аяксызга кияүгә чыгарга җыенасың, акылыңа кил“, дип “киңәш бирүчеләр“ дә табылды.

Күп операцияләрдән соң Закирҗан, ниһаять, протезларда йөрергә өйрәнә. Туйны фаҗига булганга нәкъ бер ел тулган көнне ясыйлар.

Дамир һәм Закирҗан Идиятуллиннар, туганнары Фәиз Кучербаев белән
Инде Закирҗанга яңача яшәргә өйрәнергә кирәк була. Ул Оренбур финанс техникумының көндезге бүлегенә укырга керә. Өч елдан соң, укуын тәмамлап, туган авылында эшли башлый. Ләкин егетнең кәгазь эшенә күңеле ятмый.

Армия сафларында, Хабаровскида хезмәт иткәндә БАМны төзүдә катнашкан була ул. “Анда машина йөрткән идем бит, ә нигә хәзер тракторга утырып карамаска?“ ди Закирҗан. “Ике аягыңның берсе дә юк икәнен оныттыңмы әллә?“ диючеләргә дә ир-егетнең җавабы әзер: "Очучы Маресьевны искә төшерегез. Ул булдырганны нигә әле мин
булдырмаска тиеш?”

Сәламәт кешедән артык булмаса да, ким дә эшләми Закирҗан: кайсы тракторга кирәк – шунысына утыра, фураж да биреп тора. Кыскасы, бер көн дә эшсез утырмый.

1999 елны яңа йорт җиткезеп кергәннәр. Олы кызлары Суфия башта Оренбур педагогия көллиятенең татар бүлеген тәмамлаган, инде читтән торып Оренбур педагогия университетының дүртенче курсында укый һәм күрше Карагуҗа авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Уллары Дамир колхозда тракторчы булып эшли.

– Шагыйрь Фәнис Яруллин турында ишеткәнегез бармы, Закирҗан?

– Суфия Оренбурда, көллияттә укыган вакытта анда Фәнис Яруллинга багышлап кичә үткәрделәр. Безне дә чакырдылар. Андый шагыйрь турында беренче тапкыр шунда ишеттем. Шигырьләре миңа бик нык тәэсир итте. Аның язганнары кешеләргә көч-дәрт бирә, яшәргә өмет уятадыр дип уйлыйм”, ди әңгәмәдәшем.

Минекенә охшаш язмышка дучар булганнарның әти-әниләре, йә туганнары минем яныма да аз килмәделәр. “Улым (энем, ирем) да синең сыман бәлагә тарыды. “Яшисем килми” , ди. Зинһар, янына килеп сөйләшеп кара әле. Бәлки синең сүзләреңә колак салыр?” диләр.

– Очрашкач, андый кешеләрне нинди сүзләр табып юатасыз, ниндирәк киңәшләр бирәсез?

Закирҗан һәм Фәнисә Идиятуллиннар
– Аяк киселеп кенә дөнья бетми, мин менә шушы килеш тә яшәргә өйрәндем, сез дә өйрәнерсез дим. Сез әле бер генә аягыгызны югалткансыз, ә минем менә икесе дә юк, дим. Мин авыру дип урын өстендә яту – ул сафсата, торырга кирәк, үзеңне мескенгә санарга, боегырга ярамый, дим.

– Тормыш зилзиләсенә эләгеп тә, аумыйча калырга холкыгызның кайсы ягы ярдәм итте сезгә?

– Без бит авыл балалары. Кече яшьтән эшләп үстек. Хезмәт – бөтен бәлаләрдән дә дәва. Колхоз эшенә чыкмаганыма әле җиде-сигез ел гына. Тик аңа карап тик торган юк, әлбәттә. Дистәгә якын баш зур малыбыз гына бар, йорт тутырып кош-корт асрыйбыз. Авылда яшәгәч, башкача булмый. Аннан Фәнисә белән икәүләп мамык шәлләр бәйләп сатабыз менә. Ишегалдымда тракторым, җиңел машинам тора.

– Машинаны, инвалид буларак, сезгә хөкүмәт биргәндер?

– Юк, хәзергесен үзем сатып алдым. Дөрес, беренчесен, “Запорожец”ны хөкүмәт биргән иде, ләкин ул миңа ошамады. Мин үзем эшләп “Жигули” машинасы алдым, хәзер миндә яңа машина, хөкүмәт миңа 100 мең сум акча бирде, калганына үзем куштым.

Ә минем ике аяксыз булуыма кайчакта хәтта ГИБДД хезмәткәрләре дә ышанып бетми. Бервакыт шулай Оренбурга барырга чыктым. Шәһәргә җитәрәк туктаттылар болар мине. Кирәкле кәгазьләрнең вакыты алдагы көнне чыккан икән. Шуны сәбәп итеп, машинамны эвакуаторга төяргә тотындылар. “Егетләр, нишлисез? Мин бит ике аяксыз кеше, хәзер кая барыйм?” дип өзгәләнәм. Алдакчыга караган кебек карыйлар, янәсе, таптың шаяртыр нәрсә. “Кая , күрсәт соң алайса“, диләр. Аптырагач: “Менә карагыз“, дип чалбар балакларын күтәрдем. Ә машинамны барыбер алып киттеләр. Нишләтәсең, дөнья булгач, шундый хәлләр дә булгалый.

– Протезларны еш алыштырасызмы?

– Элек ике елга бер иде, хәзер инде бишенче ел китте, сыйфатлы булгач озакка җитә, әле тагын берәү бар.

– Районда сезнең белән кызыксынганнары, берәр ничек ярдәм иткәннәре бармы?

Cуфия Идиятуллина
– Районга үзем сорап бармыйм. Ә менә колхозыбызның, авылдашларымның һәм туганнарымның ярдәмен һәрдаим тоеп яшим. Мин аларга мең риза, рәхмәттән башка сүзем юк.

Берничә ел элек эшләүдән туктадым, хәзер пенсиягә яшим. Мине караган, тәрбияләгән өчен хөкүмәт Фәнисәгә дә акча түли башлады. Мин бүгенгемнән бик риза, бик канәгать. Әле мин бу елны бал кортлары тота башладым. Инде бал да алдык, үзебезгә генә түгел, туганнарыбызга да җитте.

Суфияның җәйге ял вакыты, бакчадан үзләре үстергән виноград алып кергәч, әңгәмәбезгә ул да кушылды. “Әтием белән бик тә горурланам. Дөнья йөзендә аның кебек игелекле кеше юктыр, инде хәзер әти белән әниебезне тәрбияләргә чират энем Дамир белән миңа җитте”, диде Фәнисә белән Закирҗан Идиятуллиннарның кызлары Суфия.