Казанда 19 сентябрьдән 23 сентябрьгә хәтле Халыкара химиклар конгрессы уза. Бу конгресс Александр Бутлеровның органик кушылмалар төзелеше теориясен уйлап тапканына 150 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Химиклар конгрессы Казанда беренче тапкыр гына үткәрелә. Алай да 1928 һәм 2003 елларны Менделеев корылтайлары булып узган. Бу юлы халыкара конгресс бөек галим Александр Бутлеров исеме белән бәйләнде.
Тумышы белән Чистай якларыннан булган галим Казан каласында укып, химия фәне өлкәсендә күп ачышлар ясаган, Казан химия мәктәбен булдырган.
Ләкин Бутлеровның химия белән генә түгел, ә башка әйберләр белән дә кызыксынуы билгеле. Бөек галим зоологиягә, аеруча күбәләкләргә игътибар юнәлткән.
Шулай ук аның роза чәчәкләрен яратуы, аларны хозурлык, матурлык предметы буларак кына түгел, ә файда китерә торган якларын да күрүе билгеле.
Бутлеров һәйкәленә чәчәкләр салынды
Конгресс чаралары Бутлеров һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте. Анда Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Русия Фәннәр Академиясе вице-президенты Сергей Алдошин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Бутлеров исемендәге институтның директоры Галкин һәм тагын бик күп студентлар катнашты.
Аннан конгресста катнашучылар УНИКСның зур залына үтте. Анда чыгышлар, докладлар ясалды. Илшат Гафуров Казан Федераль Университетының органик химия үсешендә зур һәм әһәмиятле роль уйнаганы, химия мәктәбенең барлыкка килүенә күп көч куйган галимнәрнең хезмәте турында сөйләде.
Химия институтының яңа бинасына нигез ташы куелды
Тарих битләреннән әкренләп хәзерге вакытта химия өлкәсендә ирешкән казанышларга күчтеләр. Казан химия мәктәбе элеккегечә югары дәрәҗәдә эшләп тора, аның химия өлкәсендә тоткан урыны да әһәмиятле, дип әйтелде.
Шулай ук КФУның “Татнефть”, “Нижнекамскнефтехим”, “Татхимфармпрепараты” исемле нефтехимия һәм фармакология оешмалары белән тыгыз элемтәдә торуы ассызыкланды.
Университетта инде яңартылган һәм технологияләр белән баетылган 100 лаборатория эшли икән, ә Бутлеров исемендәге Химия институтының яңа бинасы ачылу белән аларга тагын 20 лаборатория кушылачак.
21 сентябрь көнне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов яңа бинаның беренче нигез ташын куюда катнашты. Озак еллар буена төзелеше алып барылмаган булса, инде менә, ниһаять, хөкүмәт төзелешне башларга тиешенчә акча бүлеп биргән. Төзелешне 2013 елның ахырына хәтле бетерергә уйлыйлар.
Медицина химия белән тыгыз бәйләнештә
Конгресста күптөрле илләрдән килгән галимнәр доклад укыды. 2010 елда химия өлкәсендә Нобель бүләген алган Япония галиме Акира Сузуки чараның инде беренче көннәрендә үк чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, ул бу конгресста катнашуына шат. “Эш белән беррәттән дусларымны да күреп, алар белән сөйләшү мине бик сөендерде”, диде ул.
Конгресста Русия, Татарстан галимнәре дә катнашты. Органик булмаган химия кафедрасының профессоры Рөстәм Әмиров органик кушылмаларны медицинада, аеруча, томографиядә куллану турында доклад ясады.
“Хәзерге вакытта, әлбәттә, зур ачышлар өчен финанс ягыннан ярдәм кирәк. Ләкин, без эшләгән эш диагностика өлкәсендә бик зур файда китерә. Бу конгресста катнашу кафедраның авыр һәм нәтиҗәле эшен күрсәтергә ярдәм итте”, дип белдерде Рөстәм әфәнде.