Сингапур моделен үзләштерү, халыкара чаралар үткәрү белән мактанырга яраткан Татарстан түрәләренә әледән-әле республика белән таныштырырга туры килә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика вәкилчелеге соңгы арада чит илләрдә йөреп, инвесторлар җәлеп итәргә, бизнес бәйләнешләрен үстерергә тырыша. Бу көннәрдә алар Сингапурда һәм Австралиядә эшлекле очрашулар уздырды.
Чәршәмбедән Татарстанның вәкилчелеге чит ил һәм Русия эшмәкәрләрен чираттагы тапкыр республика һәм аның мөмкинлекләре белән таныштырырга китте.
Сингапур атамасы, шушы илнең юлбашчылары исемнәре, Сингапур моделе кебек сүзләр татарстаннарга яхшы таныш. Соңгы елларда республиканың күпсанлы, төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре анда укуга барып кайтты.
Аннан укытучылар килеп, җирле мөгаллимнәргә сабак бирде. Ислам финанслары белән бәйле конференцияләргә дә бу ил һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән катнашучыларны даими чакырып торалар.
Татарстанда социаль-икътисади үсеш планнары да Сингапур мисалы белән төзелә башлады. Килгән кунаклар алдында да хакимият Сингапур тәҗрибәсен өйрәнәбез дип мактанырга ярата.
Татарстан өчен Сингапур шактый таныш ил булуга карамастан, республиканы бу төбәктә бик ук белеп бетермиләр булып чыкты.
Чираттагы тапкыр танышу
Рөстәм Миңнеханов Русия-Сингапур форумына барып, чираттагы тапкыр Татарстан һәм аның инвестиция планнары белән таныштырды, бизнес вәкилләрен акчаларын алып килергә чакырды.
Русия рәсми вәкиллегендә үткән очрашуда Татарстан президенты Русия “Сбербанк”ы башлыгы Герман Греф, җирле министрлар белән бергә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре инвесторлары белән күреште.
Татарстанның рәсмиләре КамАЗ ширкәте, кораблар төзүче Яшел үзен корылышы белән таныштырды. Рөстәм Миңнеханов Сингапур премьер-министры Ли Сянь Лун белән дә эшлекле табында катнашты.
Инде Татарстан һәм Сингапур вәкилләренең шул хәтле ике арада йөреп торуына карамастан, әлеге эшлекле форумда катнашкан эшмәкәрләр республика белән дә, Русия белән дә таныш түгел булып чыкты.
Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәсәлән, эшлекле форумда катнашкан бизнес вәкилләре илгә чит ил капиталын кертү шартлары, чикләүләр булу-булмау белән кызыксынган. Рөстәм Миңнеханов, чит ил капиталына бернинди чикләүләр юк, дип ышандырган.
Австралия сыерлары итле, сөтле итәчәк
Аннан соң Татарстан президенты Австралиягә китеп барды. Анда җирле татар мәхәлләсе белән очрашудан тыш, Көньяк Австралия штаты рәсмиләре, бизнес вәкилләре белән очрашты.
Бу ил шактый ерак булса да, Австралияне дә Татарстанда беләләр. 2009 елда бу кыйтгадан бер хуҗалыкка сыерлар көтүе махсус очкыч белән кайтарылган иде. Питрәч районындагы тагын бер хуҗалык ел саен аннан нәселле терлек алып кайтмакчы. Яңа гына Татарстанның авыл хуҗалыгы министры да эре мөгезле терлекне китертү турында сөйләшеп кайтты.
Бу баруда Рөстәм Миңнеханов Австралия сыерлары белән Татарстанда терлекчелекне үстерү турында сөйләшеп кайткан. Бәлкем бу илдә, һичьюгы штатта, Татарстанны таный башларлар.
Инде чәршәмбе көнне Петербурда эшлекле форум башланды. Анда да Татарстанның рәсми вәкиллеге катнаша. Республика форумга 100дән артык проект тәкъдим итәчәк. Алар күбесенчә заманча технологияләр, машина төзелеше, нефтехимия өлкәләренә карый.
Әлеге сәфәрне оештырган икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка рәсмиләр дә Русия һәм чит ил инвесторларын яңадан Татарстан һәм аның проектлары белән таныштырачак.