Айрат Габдуллин: “Хәтер көненә Рөстәм Миңнехановны чакырдык”

Айрат Габдуллин

Татар иҗтимагый үзәге 15 октябрьдә Казанда узачак Хәтер көненә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка чакыру җибәргән. Милли хәрәкәт президенттан Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсендә рәсмиләштерүне сорый.

1552 елда Казанның Мәскәү гаскәре тарафыннан яулап алынуын искә төшереп, 15 октябрь көнне Казанның Ирек мәйданында Хәтер көне уздырыла. Матәм чарасына әзерлек ничек алып барыла? Бу турыда ТИҮ вәкиле Айрат Габдуллин “Азатлык”ка сөйләде.

Айрат әфәнде, бүген Хәтер көнен оештыру ни дәрәҗәдә кирәк? Әзерлек ничек бара? Халык килерме?

– Быелгы Хәтер көне үзенчәлеклерәк уздырылачак, чөнки тиздән сайлау уза. Бу мәсьәлә дә күтәреләчәк. Аннан соң 14 октябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар иҗтимагый үзәге корылтае уздырыла. Җыенга Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 350 делегат килүе көтелә.

Хәтер көнендә катнашучыларга килгәндә, соңгы елларда урамга чыгучылар саны кимеп киткән иде. Шулай да хәзер яшьләрнең активлашуы сизелә. Әллә аларга аң керде, әллә ата-бабаларының хис-тойгылары уянды, әллә мәсхәрә хәленә калуыбызны аңладылар. Бүген яшьләр хәрәкәтендә “Азатлык” оешмасы актив эшли. Әмма түрәләрнең дәшмәве кызганыч.

Хәтер көненә шагыйрьләр, җырчылар чакырулымы?

– Күпләргә чакыру җибәрдек. Кайберләре киләселәрен әйтеп куйды. Түрәләргә дә чакыру җибәрелгән иде.

Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Метшингамы?

– Бөтенесенә дә әйтелде. Билгеле, Миңнехановка гади хатлар барып җитми. Мондыйлары, бигрәк тә. Ләкин президент аппаратыннан бер генә кеше булса да Хәтер көненә килсә, дәрәҗә булыр иде. Бу очракта кәнәфиләрдә утырган түрәләр кешелек сыйфатларын югалтмаган дигән нәтиҗә ясар идек.

Шулай ук Язучылар берлегенә, театр әһелләре оешмасына да хатлар юлладык. Алардан бер-ике генә вәкил килсә дә, яхшы булыр иде.

Айрат әфәнде, чарага дин әһелләре киләчәкме?

– Алар 14 октябрьдә ТИҮ корылтаенда да булачак. Анда дин һәм татар милләте бердәмлеге мәсьәләсе каралачак. Хәтер көне митингыннан соң Сөембикә манарасыннан азан әйтеләчәк. Шуңа күрә имамнардан башка эш барып чыкмый.

Алар безнең иң алгы сафта барырга тиешләр. Халык белән бер сафта булганда, дәрәҗә яуларлар иде.

Аннан соң Хәтер көне төшенчәсенә килгәндә, аны төрлечә аңлап була. Аның чын дөресе – Матәм көне.

Ягъни татар дәүләтен югалтса да, егылмаган дигән мәгънә булырга тиешме?

– Әлбәттә, бу безнең тезләнмәү көне. Татар халкы егылмаган, бәлки, башын иеп торадыр. Үз дәрәҗәбезне күтәрергә кирәк.

Айрат әфәнде, президентка Хәтер көнен рәсмиләштерү турында хат язгансыз. Иҗтимагый үзәк бу хатларны ел да президентка җибәреп тора, ләкин нәтиҗә юк.

– Быел да яздык. Русиядә мөселман халкы бәйрәмнәрен танымаганда, Татарстан түрәләре Хәтер көне мәсьәләсен кузгата алмас микән? Аларның көчләре җитәр микән? Аларның Мәскәүгә буйсынуын беләбез. Шулай да үз татар халкы алдында үзләрен күрсәтә алырлар микән, дигән мәгънәдә язылган хат ул.

Хәтер көненең програмы ниндирәк?

– Чара иртәнге 10да Ирек мәйданында башлана. 45 минуттан соң халык төркем булып Сөембикә манарасына таба кузгала. Анда намаз укыйбыз һәм Казанны яклаучыларның сөякләре җирләнгән Иске татар зиратына китәбез.