Яшьләр пәрәвезгә өстенлек бирә

Татар студентлары татар медиaсын кирәксенә, әмма заманча мәгълүмат чараларына өстенлек бирә

8 октябрь көнне Казанда “Татар радиосы”ның 10 яше тулу уңаеннан 10 мең кеше сыйдырышлы "Татнефть-арена" бинасында бәйрәм-тамаша булып узды. Анда “Ялкын” журналы студентлар ярдәмендә журналга язылу чарасын үткәрде. Яшьләр бәйрәмгә килгән дистә меңнәрчә кеше арасында яшүсмерләр журналын танытырга теләп, журналга язылырга өндәп йөрде. Тик 7 сәгать дәвамында язылучылар булмады диярлек.

Кешеләр тарафыннан “Балаларыбыз хәзер татарча укымый”, “Язылуны кирәк дип тапмыйбыз” дигән фикерләр дә әйтелде. Яшьләрнең нинди газет-журналлар укуын, мәгълүматны кайдан алуын белү максатыннан студентлар арасында сораштыру үткәрелде.

Студентлар кайдан мәгълүмат ала?

Казан Федераль университеты татар журналистикасы бүлеге студенты Гүзәл Асылова: "Мин төрле газетлар укыйм, хәзерге вакытта “Шәһри Казан”да практика үткәнгә, төп басымны шуңа ясыйм", диде.

"Радиога килгәндә, “Яңа гасыр” радиосын яратам, тик студент тормышы белән яши башлагач сирәгрәк тыңлый башладым. Шулай ук театр-спектакльләр белән бик кызыксынам. Мәгълүматны күбрәк телевидение һәм газетлардан туплыйм дисәм, ялгыш булмас", ди ул.

Аның төркемдәше Ләйсән Гыймалетдинова мондый фикердә: “Журналистика һөнәре белән кызыксынганга, газетларны яратып укыйм. Алар арасында “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” бар.

“Татар радиосы”, “Яңа гасыр”ны тыңлыйм, укудан буш вакытымны театрларга да бүләм. Камал, Тинчурин театрларында булганым бар. Интернетта танышу чатларында да утырганым бар. Әмма күпчелек мәгълүматны газет, телевидениедән алам”.

Казан федераль университеты студенты Эльвира Сәлахова матбугат укымый. "Шәхсән мин газет-журналлар укыганым юк. Студент тормышы башлангач, телевидениене дә беразга онытып торырга туры килә. Радионы гына кайчак тыңлыйм. Соңгы арада театрларга йөрергә вакыт тими, шулай да театр сәнгатен бик яратам. Мәгълүмат туплауның төп чыганагы – интернет!” дип әйтте ул.

Казан дәүләт энергия университеты студенты Ландыш Вәлиева:
“Хәзер интернет заманы булганга күрә, үзем генә дә түгел, башкалардан чыгып әйтәм, бүгенге көндә газет-журнал укучылар көннән-көн кими бара. Аларның электрон вариантлары күпкә отышлырак.

Үзем укыганнардан бигрәк тә “Безнең гәҗит”, “Ватаным Татарстан” газетларына зур игътибар бирәм. “Татар радио”сында танышу чатларын, “Азатлык”ны тыңлыйм. Төрле татар дискәтүкләренә, театрларга бик яратып йөрим. Ә шулай да иң күп мәгълүматны мин интернеттан алам”, ди.

Казан федераль университетының социология бүлеге студенты, Башкортстаннан Альбина Санникова радиоларны да үз итә.

“Мин “Азатлык” радиосын тыңларга яратам. Газет-журналлар белән артык кызыксынганым юк. Театрларга бик яратып йөрим, күптән түгел Камал театрына барып кайттым. Минемчә, иң шәп мәгълүмат чыганагы – интернет”, дип сөйләде ул.

Төп чыганак – интернет!

Безнең кечкенә генә сораштырудан күренгәнчә, яшьләр арасында газет-журналларның актуальлеге әкренләп кими бара.

Татарча матбугатның күбрәк заман таләпләренә туры килгән электрон вариантларын укыйлар. Шуңа да бүгенге көндә газетларның челтәрдә үз электрон сайтлары булдырыла.

Сораштыруда катнашкан студентлар фикеренчә, электрон газетлар арасында иң популярлары: “Безнең гәҗит”, “Ватаным татарстан”, ”Шәһри Казан”. Журналлардан “Ялкын”, “Идел”, “Сөембикә”не үз итәләр.

Радио, телевидение исә үз дәрәҗәсен югалтмый. Бүгенге көндә “Яңа гасыр”, “Азатлык”, “Татар радиосы”н яратып тыңлаучылар бар.

Мәгълүмат туплауның төп чыганагы булып, социаль челтәрләр санала. Популяр сайтлардан беренче итеп "Вконтакте"ны атыйлар. Хәзерге заманда аны эш урыннарында файдаланучылар да бар. Шулай ук "Facebook"ны файдаланучылар арта. Күпчелек студентларның шушы сайтларда шәхси сәхифәләре бар.