Оренбур төбәгенең иң зур татар авылы – Татар Каргалысында зиратларны коршап алу эшләре башланды. Әлеге зиратларның беренче кабер ташлары XVIII гасырның уртасына, ә зират корылмалары XIX гасыр башына карый.
1744 елда нигез салынган, заманында ун меңләп, ә бүгенге көндә дүрт меңнән артык халкы булган Татар Каргалы авылының өч зираты бар. Аларның һәрберсе өч чакрымнан артык корылма белән әйләндереп алынган. Гасырлар үтү белән белән вак ташлардан эшләнгән әлеге корылмалар урын-урыны белән җимерелә башлады. Зиратларны саклап калу өчен замандашларыбыз корылмаларны яңартырга уйлады. Шунысы да үзенчәлекле: өч атама белән бүленеп йөртелгән Каргалы халкының һәрберсе үз зиратына җирләнә.
Авыл халкының зират тирәсендә киңәшмәгә яки өмәгә җыелуы сирәк күренеш түгел. Күп эшләр җәй айларында үтте. Өмәләрдә күбрәк урта яшьтәгеләр һәм яшьләр катнашты. Өч зиратның һәрберсендә берничә капка эшләнде, аларның рәсемнәре, шулай ук корылмалары да бер-берсен кабатламый. Кемдер корылмалар өчен хәзерге заман материалларын сайлаган булса, икенчеләре чүкелүчән тимерне кулай күргән.
Зиратлар – тарих белән хәзерге заманны бергә тоташтыручы урын. Шуңа күрә “исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дип юкка гына әйтелмәгәндер.