Оренбурда “Чәк-чәк” бәйрәме үтте

Бәйгедә җиңүче Илсөя Сафиуллина "Эра" бию төркеме кызлары белән

29 октябрьдә Оренбурның “Милли авыл” мәдәни комплексында урнашкан “Татарстан” ресторанында “Чәк-чәк” бәйрәме үтте. Бәйрәмне оештыруда шәһәр татар яшьләренең “Алга” оешмасы, шәһәр милли-мәдәни мохтарияте “Туган тел”, Хөсәен Ямашев исемендәге милли китапханә катнашты.

“Чәк-чәк” бәйрәмен үткәрү тәкъдиме 2008 елда III Бөтендөнья татар яшьләре форумында кабул ителде. Мондый бәйрәм Оренбурда икенче тапкыр үткәрелде.

Бәйрәмгә килүчеләрне, узган елдагыча, Сания Хәмитова җитәкчелегендәге “ Тургай” фольклор ансамбле җыр-биюләр белән каршы алды. Чарада катнашучылар арасында “Бердәм Русия” фиркасе исемлегенә намзәтләр белән янәшәдә Татарстан Республикасының дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин да булды. Драматург “Төш” спектакленең премьерасына килгән иде.

“Кунаклар килер дә, китәр алар. Үз кадерегезне белеп яшәгез. Бездән акыллырак, тәрбиялерәк, бәхетлерәк булыгыз”, дип сөйләде Туфан Миңнуллин.

Өстәлдәге татлы ризыклар шәһәрнең “Чәк-чәк” фирмасы бүләге. Оренбурның әлеге фирмасы үзенең чәк-чәкләре өчен төрле ярминкәләрдә медальләр яулады. Татар халкының милли ашларын пешерүче фирма белән инде җиде ел дәвамында милләттәшебез Ринат Тойгынов җитәкчелек итә. Ул шәһәрдә беренче булып чәк-чәк җитештерүне ачып җибәрде. Шулай ук Ринат әфәнде шәһәрдә химаяче буларак та билгеле.

“Узган ел белән чагыштырганда әлеге елны яшьләр күпләп катнашты. Яңалыклардан – бәйрәм кысаларында бәйге үтү. Жюри әгъзаларына милли ризыкларны әзерләүдә үз осталыкларын җиде катнашучы күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле үтте”, диде бәйрәмне алып баручы Гөлназ Нигъмәтуллина.

Бәйрәм азагында алдан игълан ителгән татар халкының чәй ашлары бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Беренчелекне “Каргалы туй чәк-чәге” белән Каргалы авылыннан Илсөя Сафиуллина яулады.

“Бу бәйгедә мин болай гына катнаштым, җиңү өчен түгел, ә чәк-чәкне чын күңелдән, безнең әбиләрнең борынгы рецептлары буенча пешердем”, диде уңган хуҗабикә.

Бәйрәмне музыкаль яктан бизәүче шәһәрнең “Тургай”, Татар Каргалы авылының “Эра” балалар бию төркеме белән оренбурлар күптән таныш булса, берничә яшь җырчының моңлы тавышларын беренчегә ишеттеләр.

“Чәк-чәк” бәйрәме Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкарганнан соң өстәл артында милли ризыклы чәй эчү белән тәмамланды.

Оренбурда “Чәк-чәк” бәйрәме үтте