Польшада татарлар күргәзмә оештыра

Җомга Польша татарлары Вроцлав шәһәрендә “Татар-мөселманнар Речь Посполитая җирләрендә” дип аталган күргәзмә оештыра.

Шунда ук татар кызы, рәссам Эльвира Зоболевска-Валицевсканың “Польша, Литва һәм Беларус җирләрендәге мәчетләр” исемле рәсемнәре дә тәкъдим ителә.

Әлеге чаралар Польша республикасының Речь Посполитая мөселман дини берлегенә 85 ел тулуга багышлап оештырылуы турында хәбәр ителә.