Бу көннәрдә Башкортстан белән Татарстан сәнгатькәрләре берләшеп мәскәүләргә бәйрәм ясады. 27 ноябрьдә Кремль сараенда “Тумышлары белән Башкортстаннан” дип аталган концерт-тамаша күрсәтелде.
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Мәскәүнең Кремль сараендагы тамаша курай моңнары белән башланып китте. Концерт программасы әле апрель аенда ук планлаштырылган иде. Шуңа күрәдер, шул ук көнне Русиянең башкаласында икенче зур программа булачагын, Татарстан көннәренең дә тәмамлануын оештыручылар белми калгандыр, мөгаен. Ул көнне Кремль сараенда Башкортстан чыгыш ясады, ә Малый театр филиалында Татарстанның Галиәскәр Камал исемендәге дәүләт театры үзенең яңача куелган “Зәңгәр шәл”ен күрсәтте. Ике тамаша залы да халык белән тулы иде.
Кремль сараена килгән тамашачылар Башкортстан республикасының бу очрашуга ныклап әзерләнгәнен күрми калмагандыр. Шунысын да әйтергә кирәк, Кремль сараеның беренче каты тулысы белән Татарстанга бирелгән иде. Биредә татарча китаплар, җыр кассеталары, киемнәр һәм башка төрле сәнгать әсәрләре сатылды.
Икенче кат тулысы белән Башкортстан карамагында булды. Биредә “Тумышлары белән Башкортстаннан” ("Родом из Башкирии") дигән исем астында бик күптөрле кием-салым, фото, азык-төлек, халык кул эшләре һәм башка күргәзмәләр урын алган иде.
Тамашачылар өчен хәтта заманча тегелгән киемнәр белән бергә, милли киемнәр дә тәкъдим ителде. Аларны киеп карау, сатып алу мөмкинлекләр дә бар иде.
Концерт программасына килгәндә, биредә чынлап та Башкортстан артистлары белән беррәттән, туган яклары Башкортстан булып, үзләре Татарстанда, Мәскәүдә яшәүче сәнгать осталары чыгыш ясады. Алар арасында Әлфия Афзалова, Фидан Гафаров, Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Хәния Фәрхи, Алсу, Юрий Шатунов, Зур театрда эшләүче биюче Айдар Шәйдуллин, джазмен Олег Кириев, Ләйсән Утәшева, Флера Килдеярова, Филүс Каһиров, Фәйзи Гаскәров исемендәге җыр һәм бию ансамбле һәм башкалар бар иде.
Тамаша башланыр алдыннан халыкны Башкортстан президент Рөстәм Хәмитов сәламләде. Ә инде тәнәфес вакытында ул журналистлар белән дә очрашты.
Рөстәм Хәмитов журналистларга: “Без бүген сәясәт турында түгел, бары тик сәнгать турында гына сөйләшәчәкбез”, диде. Ул шулай ук 2012 елның беренче яртысында Мәскәүдә Башкортстан көннәре узачагын игълан итте. “Бу хакта инде Мәскәү мэры Сергей Собянин белән сөйләшүләр булды. Без бирегә ярты Башкортстанны алып киләчәкбез”, диде Рөстәм Хәмитов. Президент тамаша залында утырган халыкка мөрәҗәгать итеп: “Кайтыгыз Башкортстанга, кунакка гына түгел, бөтенләйгә дә кайта аласыз”, диде.
Алданрак "концерт программасын Ләйсән Утәшева алып барачак" дип әйтелсә дә, ул бары тик туп белән гимнастика чыгышын башкарды. Һәм үзенең тугын ягы Башкортстан икәнлеген әйтте.
“Раевка касәбәсендә минем картатай белән нәнәй яши. Мин аларга ел саен кайтам. Аларга булышам. Хәтта сыерларын да савам. Минем характерда башкорт үҗәтлеге бар. Шулай булмаса, ике ел буе гипста ятканнан соң шулай чыгыш ясый алуымны бары тик минем башкорт холыклы булуым белән аңлатам. Мин сәламәтлегем турында Алладан ялварып сорадым. Сораганга бирә икән”, диде Ләйсән.
Җырчы Алсу бер җырын татарча җырласа, икенчесен башкорт телендә башкарды. Өченче җыры рус телендә булды. Татарча җырны аңа Рим Хәсәнов язуын әйтте. “Кызганыч ки, авыру сәбәпле Рим әфәнде бу очрашуга килә алмады. Ул бик талантлы композитор, аның тизрәк сәламәтләнүен телим”, диде Алсу һәм тамаша залында әтисе белән кайнатасы утыруын да белдерде.
Сәхнәдә күп төрле экраннар булу һәм һәр җыр өчен сайланып алынган темаларның экранда күрсәтелеп, башкарылган әсәрләрне баетуы – әзерлекнең җиренә җиткереп эшләнүенең бер үрнәге иде. Мәскәү тамашачылары чын сәнгать үрнәге булган концерт программасын карадылар. Әлбәттә, тамаша залында башкортлар гына түгел, татарлар да бик күп иде.
Тагын берничә генә көннән сайлаулар булса да, Кремль сарае сәхнәсеннән ул хакта үгетләп, халыкны кыстап бернинди дә чакырулар яңгырамады.
Бу программаны оештыруны Мәскәүдәге “Рух” продюсерлык үзәге башлап җибәргән. Алар тәкъдименә республика үзе дә кушылып, кайбер ширкәтләр дә ярдәмен күрсәткән.