Татарстан урман бүләк итә

Волгоградка юл алган Татарстан урманчылары

Соңгы елларда Русиядә күпчелек урман хуҗалыклары юкка чыгарылды, шул сәбәпле хуҗасыз калган урманнар корый, юкка чыга. Татарстанның Саба районында төзелгән Урман селекция-орлыкчылык үзәге башка өлкәләргә яшь үсентеләр бүләк итә.

“Татарстанның Саба районында әле яңа гына сафка басып килүче Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 2011 елның май аенда беренче чәчүлекләр утыртылган иде. Инде без үзебезнең үсентеләрне Волгоград өлкәсенә күчтәнәч итеп тә бирергә өлгердек. Бу үзәк Русия һәм Германиядә иң эреләрдән булып исәпләнә”, ди Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин.

Шунысы да игътибарга лаек: Харис әфәнде – татар милләте өчен җан атып йөрүче, татар мәдәниятен үстерүгә шактый өлеш кертүче шәхесләребезнең берсе дә әле.

2011 елның октябрь аенда Русия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары В.А. Зубков җитәкчелегендә “Волгоград өлкәсенә миллион данә агач” дигән акция башланып киткән иде. Русия Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе В.Н. Масляков 2010 елгы янгыннардан зыян күргән районнарга түләүсез ярдәм итү тәкъдиме белән чыкты.

Бу тәкъдимне иң беренче булып, Татарстан хөкүмәте күтәреп алды. Бер миллион үсенте – үзебезнең республикада да урман мәйданнарын арттыру мәсьәләсе җитди торуын исәпкә алсак – аз түгел, билгеле.

5 ноябрьдә үк Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре арбалар тагылган өч КамАЗ машинасына тере үсентеләр төяп, ерак юлга озатып та җибәрделәр.

“Татарстаннан – Волгоградка” дигән билгеләр белән бизәлгән колонна Русиянең көньягына китеп барды. Алар Сембер, Самар һәм Сарытау өлкәләре аша безнең урманны Волгоградка күчтәнәч итеп алып китте.

Саба Урман селекция-орлыкчылык үзәге


8 ноябрьдә исә Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән Татарстанның урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев миллион данә үсентене үз куллары белән волгоградлыларга тапшырып та кайтты.

Волгоград өлкәсе хакимияте башлыгының беренче урынбасары Чуриков шулкадәр дә кыйммәтле һәм бик тә кирәкле бүләк өчен рәхмәтен белдерде. Безнекеләр исә Волгоград уртасында зәңгәр чыршыларны үз куллары белән утыртып та кайтты. Димәк, Саба Урман селекция-орлыкчылык үзәге логотибы Татарстаннан читтә дә билгеле булды.

Ә бит бүгенге көндә Татарстанда гомуми мәйданның бары тик 17%ында гына, ягъни 1 миллион 250 мең гектарга якын мәйданда гына, урманнар шаулый. 1 гектар урман үстерү өчен якынча 4 мең данә яшь үсенте кирәк.

Бу мәсьәләне җитди хәл итү максаты белән Татарстанның Саба районында 2011 елның маенда Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә нигез салынды. Ул республиканың урман хуҗалыгын ябык тамыр системалы сыйфатлы үсентеләр белән тәэмин итеп торыр, дип планлаштырыла.

Ноябрь аенда Швеция Корольлегенең “ВСС АВ” компаниясенең урманчы-биологы Стеллан Карлсон Татарстанда Скандинавия технологиясен кулланып үстерелә торган ябык тамыр системалы чәчүлекләрнең һәм үсентеләрнең торышын тикшерде.

Саба үсентеләре


Бөтен дөнья буйлап әлеге проектны тикшереп йөрүче куратор Урман селекция-орлыкчылык үзәген төзүне һәм төзелеш белән бер үк вакытта 4 миллион данә үсенте утыртуны оптималь кыска вакыт аралыгында тормышка ашыруларыннан гаҗәпкә калуын белдерде. Шундый эшмәкәр активлык нәтиҗәсендә, инде бу көздә үк, 500 мең данә нарат, чыршы һәм карагай үсентеләре беренче кышлауга да күчте.

Чәчүлек материал булдыру процессында белем һәм тәҗрибә генә җитми. Монда, әлбәттә, урманчыларның шәхси катнашуы зур әһәмияткә ия. Яңа сәнәгать технологияләре барлыкка килүгә карамастан, кешенең роле бик мөһим.

Үстерү һәм чыныктыру кырларында яшь үсентеләрнең кышлавын Урман селекция-орлыкчылык үзәге һәм Татарстан республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре күзәтеп торачак. Кышны чыккан үсентеләр 2012 елның язында Татарстан урманнарын яшел үсентеләр белән тулыландырачак. Димәк, Татарстан урманны күп итеп үстерә дә, бүләк итә дә алачак.