Киевта беренче мәчет ачыла [видео]

Your browser doesn’t support HTML5

2 декабрь көнне Киевта беренче мәчет ачыла. Украина мөфтие шәйх Әхмәт Тамим сүзләренчә, Украина мөселманнары бу вакыйганы ике дистә ел көткән.

Украина башкаласында 2 декабрьдә тантаналы рәвештә беренче мәчет ачылырга тиеш.

“Ислам һәм җәмгыять” сәхифәсе хәбәр иткәнчә, әлеге чарада Украина мөфтие Әхмәт Тамим, Чечня мөфтие Солтан Мирзаев булыр дип көтелә.

Киевта беренче мәчет шәһәр мөселманнары акчасына төзелгән. Ул озак сафка баскан, инде 1998 елдан ук төзелеп бетмәгән бинада җомга намазлары укылган, 2000 елда манарага ай куелган.