Суфиян Поварисов халык язучысы исемен алды

Суфиян Поварисов

Уфадагы күренекле татар галиме һәм талантлы язучы Суфиян Поварисов Башкортстанның халык язучысы исеменә лаек булды. Шушы югары исемнең билгеләрен аңа 9 декабрь көнне Башкортстанның Хөкүмәт йортында вице-премьер Зөһрә Рәхмәтуллина тапшырды.

Суфиян Поварисов Башкортстанның Илеш районындагы Тыпый исемле татар авылында туып үсә. Сугыш юлларын үтеп кайткан егет Казан дәүләт университетында белем ала. Берара Актаныш районындагы мәктәптә укытучы һәм мөдир булып эшли. Аннан соң Уфага кайтып “Кызыл таң” татар гәзитендә хезмәт итте. Мөгаллимлек сәләте сизелгән яшь белгечне Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар.

Соңгы 45 ел гомерен университетның татар теле бүлегендә талипларга белем бирүгә багышлады Суфиян Поварисов. Биредә үзе докторлык диссертациясе яклап кына калмады, ә аспирантларның гыйльми җитәкчесе дә булды ул һәм фән кандидатлары, докторлар әзерләде.

Әдәби иҗатта да җимешле булды Суфиян Поварисов. Аның дистәләгән повестьлары, романнары дөнья күрде. Галимҗан Ибраһимовка багышланган трилогиясе генә дә аның зур әдип булуын раслады.

9 декабрь көнне Хөкүмәт йортында Башкортстанның халык язучысы исеме билгеләрен тапшыру тантанасында Суфиян Поварисов әлеге көндә дә иҗаттан аерылмавын әйтте.