Яңаүзәндә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Яңаүзән шәһәрендә 20 көнгә гадәттән тыш хәл тәртибе кертте. Шәһәрдә комендант вакыты игълан ителде.

Рәсми хәбәрләргә караганда, Яңаүзәндә кичәге чуалышларда 11 кеше һәлак булган, сиксәннән артык кеше яраланган. Интернетта исә корбаннарның күпкә артыграк булуы турында хәбәрләр бар.

Казакъстан эчке эшләр министрлыгы чуалышларны эш ташлаган өчен эштән куылган нефтьчеләр башлаган дип белдерә. Шәһәргә авыр хәрби техника китерелде. Полиция утлы корал һәм күз яшьләндерү газы кулланган. 70-ләп кеше тоткарланган.

Оппозиция һәм ватандаш активистлар 15 гыйнварга билгеләнгән парламент сайлавын кичектереп торып Яңаүзәндә булган хәлләрне тикшерү өчен бәйсез комиссия төзергә чакыра.

Казакъстанда кайбер интернет сәхифәләр, шул исәптән Twitter Яңаүзән хәлләреннән соң ачылмый.