Пенсионерлар янә урмага чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

9 гыйнвар Казанда пенсионерларга транспортта йөрү ташламасын киметүгә каршы урам җыены узды. 29 декабрьдә нәкъ шундый җыенга йөзгә якын кеше чыккан булса, бу юлы халык саны меңнән артты. Хакимият ташламаны кайтармаса, өлкәннәр 21 гыйнварда кабат урамга чыгачагын белдерде.