Ижау шәһәрендә инде ике дистә елдан артык һәр җәйне Сабантуй батыры билгеләнеп килә. Күп еллар Удмуртия Сабантуйларында батыр исемен чит республика, өлкәләрдән килгән спортчылар яулады. Республикада үзебезнең батырларны тәрбияләп үстерүне күзаллап, берничә ел элек Ижауда татарча көрәш федерациясе оештырылды.
Нәкъ шушы милли көрәш федерациясе ярдәмендә өченче ел Ижау шәһәренең алтынчы татар гимназиясендә татарча көрәш секциясе эшли. Бирегә гимназия укучылары гына түгел, башка мәктәпләрдән дә малайлар бик теләп йөри.
Чынлап көрәшә башлар өчен иң мөһиме – малайларга сәламәтлеген ныгытырга кирәк. Шуңа да алар бик тырышып төрле күнегүләр ясауны артык эш дип санамый. Көрәш тренеры Константин Вылегжанин малайлардан күнегүләрне җиренә җиткереп ясауларын таләп итә. Тренер үзе бу спорт төрен ир-егетләргә генә хас булуы һәм көндәшең белән тик үзең генә бергә-бер, кара-каршы көрәшеп җиңү яулап булуы өчен яратуын җиткерде.
“Гимназиядә малайларга көрәш секциясендә шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган”, диде Удмуртиянең атказанган тренеры, СССРның спорт мастеры Николай Медведев.
Татарча көрәш федерациясен оештыру Ижауда, Сарапулда, Можгада ирекле көрәш белән шөгыльләнүче егетләргә татарча сөлгеләр белән көрәшү буенча да күнегүләр үткәрергә этәргеч бирде. Шулар арасыннан Ижауда Таһир Хуҗагалиев, Сарапулда абыйлы-энеле Галимовлар, Можгада Шамил Рамазанов һәм башка милли көрәштә нәтиҗәгә ирешкән егетләр үсеп чыкты.
Хәзер аларга милли көрәш белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыру зарури. Элек егетләргә тастымал белән көрәшүне шомарту серләренә күп вакытта үзләренә төшенергә туры килде. “Удмуртиядә милли көрәш федерациясе оешкач, әлеге проблеманы чишү мөмкинлеге туды”, диде Фнүн Мирзаянов.
Айрат Гайнетдинов һәм Фнүн Мирзаянов белдерүенчә, әлеге мәсьәлә белән республиканың спорт комитетына да мөрәҗәгать итәргә дип килешенелгән.
Гимназия укучылары, шул ук вакытта микрорайоннан да малайлар татарча көрәш белән кызыксынып, биредә күңелләренә хуш килгән спорт белән шөгыльләнүләренә гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова шат.
Гөлчәчәк Әхмәтова укучыларның инде нәтиҗәләре булуын билгеләп үтте. Җәйге Сабантуйда катнашып, призлы урыннар алган гимназия укучылары. Руслан Гильманов һәм Салават Галиев үткән ел азагында Уфада булып узган Русиякүләм милли көрәш бәйгесендә дә уңышлы чыгышларын билгеләп үтте. “Милли оешмалар, милли сәясәт министрлыгы белән татарча көрәш секциясе эшен тагын җанландырып җибәрергә кирәк”, диде гимназия директоры Әхмәтова.
Милли көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләрне гимназиядә көтеп калалар.