Уфа татарлары Путинны яклаучы милләттәшләренә тәнкыйть белдерде

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре утырышы

Күптән түгел Русия президентлыгына намзәт Владимир Путинны һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовны яклаучы оешмалар төзелгән иде. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре анда керүче милләттәшләрен һәм оешмаларны “утка тотты”.

Башкортстанда Русия президентлыгына намзәт Владимир Путинны яклау өчен штаб төзелүен хәбәр иткән идек. Ул штабка керүчеләр арасында Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе Рәмил Бигнов, “Ватаным” оешмасы рәисе, Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимовлар да бар. Татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләренең чираттагы утырышында бу шактый ризасызлык тудырды. Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Рәмил Хөсәенов шулай диде:

Рәмил Хөсәенов

“Элегрәк Путин үзенең җиңүенә ышана иде. Хәзер рейтингы төшеп бару сәбәпле, ышанмый күрәсең. Шуңа мондый штаблар төзергә мәҗбүрләр. Ул штабларның максаты агитация алып барумы, куркытумы, белмим. Менә Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе Рәмил Бигнов та шунда кергән, Путинны яклаучыга әйләнгән. Бу нәрсә дигән сүз? Бу республикадагы барлык миллион ярым татар да Путинны яклый дигән сүз. Чөнки ул безнең исемнән чыгыш ясый”.

Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Лилия Хөсәенова:

“Рәмил Бигновның “мин – путинчы” дигән сүзе бар. Без аңа сәяси бәя бирмәдек. Минемчә, безгә аның белән очрашып, боларга ачыклык кертергә кирәк”, диде.

Утырышта катнашучылар алдагы җыелышта Рәмил Бигновның үзе белән сөйләшергә дигән фикергә килделәр.


Хәмитовны кемнән яклыйлар?

Икенче тикшерелгән мәсьәлә – Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовны яклап төзелгән идарә булды. Бу хакта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Айрат Гыйниятуллин ирештерде:

Айрат Гыйниятуллин

“Республиканың "Дуслык" йортында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовны яклау идарәсе төзелгән. Анда башкорт, урыс һәм кайбер башка милләт оешмаларыннан тыш, “Рамазан” һәм ”Сәхибҗамал” оешмалары җитәкчеләре дә катнашкан. Бу ике оешма татар вәкилләре булып катнашкан. Әлеге идарәнең рәисе итеп “Рамазан” төрки-агарту үзәге башы Марат Шәрипов сайланган. Мин шуны аңламыйм: алар Хәмитовны кемнән яклый икән? Бездәнме? Мәскәүдәнме? Яки Америкаданмы? Татар оешмалары менә инде елдан артык Хәмитов белән очрашу көтә, ә ул очрашмый да, безнең проблемаларны да күрергә теләми. Ә безнең татарларыбыз аны яклап йөри. Аңлый алмыйм”.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен шулай ук алдагы утырышка Марат Шәриповны чакырырга карар ителде.

Марат Шәрипов

Азатлык радиосы “Рамазан” төрки-агарту үзәге рәисе, Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы доценты, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык җырчысы Марат Шәриповның фикерләрен белеште:

“Башкортстанга Рөстәм Хәмитов җитәкче булып килгәннән соң күп кенә уңай үзгәрешләр булды. Шул ук вакытта аңа каршылар да булуы мәгълүм.

Без әнә шундый көчләрдән саклау өчен оешырга булдык. Без Хәмитовның башлангычларын, эш-гамәлләрен хуплыйбыз. Оешуыбызның максаты шуннан гыйбарәт”.