Әлмәт шәһәрендә мөхтәсиб алыштырылмаса, әбиләр протест чарасына чыгу белән кисәтә. Абыстайларның берсе аны февраль урталарына планлаштыра.
Әлмәттә мөхтәсиб Рәфыйк хәзрәт Минәхмәтов һәм Җәмигъ мәчете мөселманнары арасында каршылык дәвам итә. Мәчеткә йөрүче әби-бабайлар яңа мөхтәсиб куелмаса, протест чарасына чыгачагын әйтә. Алар башка түзәр хәлләре калмауны искәртә.
Мәхәллә мөселманнарының берсе, Рамазан Шәйхетдинов (исеме үзгәртелде) әйтүенчә, декабрь аенда Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз Әлмәткә килгәч, гыйнварның 20сендә янәдән килеп мәсьәләне хәл итәргә ышандырган. Шул көнне әби-бабайлар аның белән очрашуга җыелган, ә баксаң, мөфти 19 гыйнварда ук килеп китеп, барысын да ничек бар шулай калдырган.
“Әбиләр моңа бик рәнҗеде. Декабрьдә килгәндә мөфти бабайларга “сез беркем түгел” кебегрәк мыскыллау сүзләре әйткән иде. Алар бу юлы бәлкем мөфти уйлангандыр, гафу үтенер, мөхтәсибне алмаштырыр дип көттеләр. Ә аның бөтенләй алдагы көнне килеп киткәнен белгәч нык ачулары чыкты”, ди Шәйхетдинов.
Моннан тыш, соңгы вакытта мәгълүмат чараларында Әлмәт, Түбән Кама мөселманнарын ваһһабчылыкта гаепләгән язмалар пәйда булуы да әбиләрнең ачуын чыгарган.
“Алар безгә пычрак ата. Ә без моңа түзеп торырга тиешме, дип гаҗәпләнә алар. Интернеттагы язмада әбиләрне мәчетне “рейдерский захват”та гаепләделәр. Ничек инде әбиләр рейдерский захват оештырсын. Алар бер көнне мөхтәсибне мәчеткә кертмәделәр. Әмма ул бит икенче көнне керде”, ди Шәйхетдинов.
Декабрьдә әлеге “рейдерский захват”тан соң мөфти Әлмәткә килеп, авыл имамнарын җыя. Алар исә Рәфыйк хәзрәт эшеннән канәгать булуын әйтә. Шул ук вакытта Чаллыдан 500 кеше Рәфыйк хәзрәтне мыскыллауны туктатып, кире үзләренә кайтаруны сораган икән, чөнки ул шуннан китерелгән була.
“Мөфти моңа сылтау итеп, менә бит нинди яхшы кеше Рәфыйк хәзрәт, андый кешене беркайда да җибәрмибез, Әлмәттә калдырабыз, диде. Ә әлмәтләр аңа каршы. Алар аның китүен тели”, ди Шәйхетдинов.