Мәскәүдә Мәүлидкә багышланган шигъри бәйгегә йомгак ясалды

Равил хәзрәт Гайнетдин жюри әгъзасы Әлфинә Сибгатуллинага рәхмәт белдерә

Мәскәүдә Мәүлид аена багышланган “Мөхәммәт пәйгамбәр – дөньяга җибәрелгән рәхмәт” дип аталган шигърият бәйгесенә йомгак ясалды. Ул бәйгене алты ел рәттән Русиянең мөфтиләр шурасы оештыра. Быел рус телле шигырьләргә беренче урын бирелмәгән. Татар телендәге шигыре өчен беренче урынга Казаннан журналист Рафаэль Сираҗи лаек булган. 17 февральдә Мәүлид бәйрәме Мәскәүнең “Яшьләр үзәге” дип аталган 1200 тамашачы сыйдыра торган концерт залында узачак.

Гадәттә шигъри бәйгедә җиңеп чыгучыларны да шул тамаша вакытында бүләкли иделәр. Ләкин быел, бәйгегә багышланган чара үзе дә күп вакыт таләп итә дип, аны зур програмга кертмичә аерым, мөфтиләр шурасының конференцияләр залында уздырдылар. Башка еллардагы кебек быел да бәйгегә йөздән артык язма алынган. Анда рус телендә язылганнар да, татар телендә язылганнар да бар. Рус телендәге язмаларга Әдәбият институты профессоры Эдуард Балашов бәя бирсә, татарча язылган шигырьләрне фәннәр докторы Әлфинә Сибгатуллина бәяләгән. Ул бәйге турында Әлфинә ханым шуларны сөйләде:

Равил Гайнетдин Валерий Ивановка бүләк тапшыра

“Бик кызыклы, тирән эчтәлекле язмалар килә. Бик сөенәбез. Бәйгенең географиясе бик киң. Ул Казан, Уфа гына түгел. Биредә ерак Көнчыгыш та, Урал, Әстерхан да – кайда татар яши, шуннан катнашалар. Бәйге бары тик Русия белән генә чикләнгәнгә күрә, без бары тик Русия авторларының гына эшләрен карыйбыз. Язмалар безгә, жюри әгъзаларына девиз астында килә. Без урыннар билгеләнгәч кенә авторларның кем, кайдан икәнлеген белә алабыз.

​Узган елгы бәйгене искә аласым килә. Шундый гаҗәеп матур язмасы өчен без беренче урынны Татарстанның Яшел үзән районында имам булып эшләүче, үзе гомер буе укытучы булып эшләгән бер милләттәшебезгә биргән идек. Ул вакытта беренче урынга лаеклы кеше чыкканына бик сөенгән идек. Хәтта бер мәктәптән балаларның сыйныфлары белән Мәүлид темасына язылган шигырләрен укыдык.

Равил Гайнетдин өченче урынны алган Наимә Хөсәеновага бүләк тапшыра

Быел да татарча язмалар арасында беренче урынга Татарстан кешесе чыкты. Ул – Субаев Рафаэль, журналист. Тәхәллүсе – Рафаэль Сираҗи. Кызганычка каршы, ул бу юлы үзе килә алмады. Ләкин язмасы бар яктан да – динне белүе белән дә, шигъри бәяләмә ягыннан да бик югары дәрәҗәдә язылган” .

​Быел русча язмаларга беренче урын бирелмәгән. Ләкин икенче һәм өченче урыннар икешәр кешегә тапшырылды.

Икенче урынга лаек булган Валерий Иванов турында берничә сүз. Ул Липецки шәһәрендә яши икән. Милләте белән рус булса да, “2005 елда үзем теләп, аңлап ислам динен кабул иттем, ди. Хатыным – яртылаш чуаш, яртылаш – татар. Ул моңа бик сөенде. 2005 елда ислам турында язмалар табу бик авыр иде, хәзер инде алар бар. Интернет аша да табарга була”, ди 66 яшьлек Валерий Иванов. “Сезнең мөселманлык нәрсәдә чагыла соң?” дигәнгә, “Рамазан аенда ураза тотам, дини китаплар укыйм”, дип җавап бирде ул.

Пәйгамбәр турында шигырь җыентыклары

​Равил хәзрәт Гайнетдин бәйгедә җиңеп чыгучыларга акчалата бүләкләрне һәм рәхмәтен үз кулы белән тапшырды. “Мәүлид бәйрәмнәре елдан-ел башка төбәкләрдә дә зур тамашалар белән уздырыла башлады. Шигъри бәйгеләрдә татарлар гына түгел, башка милләт кешеләренең дә катнашуы – халыклар арасында аңлашуны җиңеләйтә, динебезнең абруен күтәрә торган гамәл дип саныйм”, диде Равил хәзрәт.

Биш ел дәвамында бәйгедә урыннар яулаган шигырьләрнең аерым китап булып басылып чыгуы һәм аны тәкъдим итү дә булды ул чарада. Илле шигырьне эченә алган ул китап чарада катнашучыларга бүләк итеп тапшырылды. Ул китапка бары тик рус телендәге шигырьләр генә кергән.

Бәйгедә җиңүчеләр һәм оештыручылар