Универсиада илчесе итеп билгеләнгән татар көрәшчесе Муса Мусалаев Мәскәүдә үткән катнаш көрәш бәйгесендә чираттагы җиңүен яулады. Апрель аенда Германиядә үтәчәк дөнья беренчелегендә ул Татарстан әләме астында чыгыш ясарга җыена.
Узган шимбә Мәскәүдә “Арбат” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Verdict MMA Fighting Championship сериясендә беренче халыкара кара-каршы катнаш көрәш турниры узды. Бу бәйгедә 10 илдән 20 спортчы көрәште. Татарстан исеменнән анда Муса Мусалаев катнашты. Дөнья чемпионы исеме өчен төп көрәштә татар спортчысы үзеннән 10 килограммга авыррак булган поляк Корнел Западка белән очрашты.
Муса Мусалаев узган ел Татарстан президенты фәрманы белән 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың рәсми илчесе итеп билгеләнгән. Ул шулай ук Татарстан исеменнән чыгыш ясый торган төрле милләт көрәшчеләреннән торган команда җитәкчесе дә. Ул команданың президенты итеп Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин билгеләнгән. Өлкән тренир итеп Әхмәт Апанаев алынган.
Муса Мусалаев кыска бәрелешләр остасы санала. Ул үзенең көндәшләренә беренче раундта ук ни дәрәҗәдә көчле икәнен күрсәтә белә. Муса сүзләренә караганда, аның иң кыска вакытта – 9 секундта җиңеп, чемпион исеменә лаек булганы бар. Ә инде Корнел Западка белән булган бәрелештә көрәш техникасын оста кулланган Мусага җиңү өчен 30 секунд вакыт җитте.
Муса көрәш мәйданына татарча чигелгән милли чапан һәм кәләпүштән чыкты. “Мисс Татарстан” агентлыгыннан милли киемнәрдән булган сигез кыз Татарстан, Русия һәм Универсиада әләмнәрен алып чыктылар. Җиңү турында игълан булуга татар музыкасы яңгырый башлады.
Мусаның сүзләренә караганда, Корнел Западка кебек җитди көндәш белән ул әле беренче тапкыр очрашкан. Аның буе 183 см, авырлыгы 93 килограмм.
Муса үзенең көндәшеннән 11 сантиметрга түбәнрәк һәм 10 килограммга җиңелрәк тә. “Тагы кем белән көрәшергә теләгегез бар?” дигән сорауга, Муса: “Минем төп хыялым – Корнел Западканы җиңү иде. Хәзер ул җиңү минем кулымда. Хәзер инде миннән дә өстенрәк булган көрәшчеләр юк”, диде.
Җиңүче Муса Мусалаевка чемпион кушагы тапшырдылар. Универсиаданың башкарма комитетыннан Игорь Сивов аңа махсус бүләк бирде.
Шулай ук Verdict ширкәтеннән дә махсус дипломнар тапшырдылар. Шул дипломнарның берсенә Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да лаеклы дип табылган.
14 февральдә Муса Мусалаев Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә журналистлар белән очрашты. Аларның сорауларына җавап биреп, ул болай диде:
“Алдагы бәйгеләр Германиядә булырга тиеш. Мин анда Татарстан әләме астында чыгыш ясаячакмын. Андагы көрәштәш дусларым да бу карарны бик хуплап каршы алдылар. Казанда мин бер генә тапкыр булдым. Казан бик матур. Миңа бигрәк тә Кол Шәриф мәчете бик ошады. Мин Казанда үземне туган илемдә дип хис иттем. Мин Казакъстанда тудым. Татарча аңласам да, яхшы итеп сөйләшә алмыйм әлегә. Тик барысын да аңлыйм. Чөнки мин казах телен яхшы беләм”, диде ул.
Мусаның әнисе Динара исемле. Ул бүгенге көндә Сарытау шәһәрендә яши. “Әни минем җиңүләремә бик сөенә. Бәйгедән соң мин аңа телефон аша: “Әни, мин җиңдем!” дип әйткәч ул: ”Мин башкача булыр дип уйламаган да идем”, дип җавап бирә. Мин – мөселман. Көрәш алдыннан догаларымны укып, Алладан җиңү бирүен сорыйм. Мин төрле-төрле көрәш ысулларын кулланам. Әле бер тапкыр да җиңелгәнем юк”, ди Муса.
32 яшьлек Мусаның 9 яшьлек улы бар. Ул да көрәш белән мавыга. Мусаның көрәштән башка да шөгыльләре күп. Ул рәсем ясарга, шигырь, әкиятләр язарга да ярата икән. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә яши, анда Һуманитар университетта укый.
Мусаның Мәскәүдә балалар өчен спорт мәктәбе ачу хыялы да бар. Анда Муса аларны үзе белгән көрәш ысулларына – дзюдо, самбо, бушидо, бокс, кикбоксингка өйрәтә алыр идем дип ышана.