Татарстан эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге Казанның “Дальний” бистәсендәге хокук саклау бүлеге полиция хезмәткәрләреннән зыян күрүчеләрне үзләренә мөрәҗәгать итәргә чакырды. Мондый кешеләр саны берничәгә җитте.
Казанның “Дальний” бистәсендәге хокук саклау бүлегендә Сергей Назаров белән килеп чыккан коточкыч хәлдән соң, Татарстан эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге әлеге бүлектә зыян күрүчеләрне үзләренә мөрәҗәгать итәргә чакырды. Мондый хәлләр “Дальний” хокук саклау бүлегендә беренче генә булмауны һәркем яхшы белә. Әмма зыян күрүчеләр элегрәк Татарстан тикшерү идарәсенең Үзәк районара тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итсәләр дә, аларның шикаятьләре җавапсыз калган. Менә хәзер Назаров белән килеп туган хәлдән соң боларның барысы да ачыклана бара.
Мисал өчен, Казанда яшәүче 20 яшьлек Алия Садыйкованы шулай ук “Дальний” бистәсендәге полиция хезмәткәрләре шешә белән көчләү янаулары кулланып үзләренә кирәкле мәгълүматны алуга ирешкән.
Садыйкованы гыйнвар аенда үзе эшләгән ширкәттәге әйбер югалудан соң, аңлатмалар бирү өчен генә дип чакыралар. Әмма бүлеккә килгәч үк аны караклыкта гаепләп, үзләренә кирәкле мәгълүматны әйттерү өчен куркыта башлыйлар. Алия “kazanweek»ка сөйләвенчә, аны җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айнур Рәхмәтуллин йөкләмәсе нигезендә ике полиция вәкиле кыйнарга керешә. Шешә белән көчләү янауларыннан соң, Алия үзе эшләмәгән хулиганлыкны танырга ризалаша. Шуннан аны биш тәүлеккә сак астына ябалар.
Әлеге хәлләрдән соң, Садыйкованың нервлары какшый, ул озак кына хастаханәдә ятып чыга. Үзен мыскыл иткән полиция вәкилләрен җаваплылыкка тартырга тырышса да, барысы да уңышсыз тәмамлана. Җинаять эше кузгатылмый.
Зыян күрүчеләрнең шикаятьләре җавапсыз калган
Бу бүлектә Алия кебек зыян күрүчеләр әле тагын була. Мисал өчен, Казан кеше хокукларын яклау үзәгенә инде тагын ике кеше мөрәҗәгать иткән.
Бер хатын-кыз узган елның августында ирен шул полиция бүлегендә кулларын богаулап, башына пакет кидертеп кирәкле мәгълүмат алу өчен көчләүләрен әйтә. Зыян күрүче прокуратурага шикаять итә, шуннан гаризаны тикшерү идарәсенә юллыйлар. Инде ярты елдан артык вакыт узуга карамастан, оешмадан бернинди җавап килмәгән.
Шулай ук базарда сатучы Альберт Заһитовның мөрәҗәгате дә канәгатьләндерелмәгән. Аны узган елның июлендә үзе белән паспорты булмау сәбәпле тоткарлыйлар. Полиция машинасында 32 яшьлек ир кешенең кесә телефонын тартып алалар, “пычрак чурка” дип кыйныйлар һәм көчләү белән яныйлар. “Дальний”да бүлеккә килгәч, ике хезмәткәр аңа куллары һәм аяклары белән суга. Шуннан соң үзләреннән гафу үтенүне сорап аны кич белән хокук саклау бүлегеннән чыгарып җибәрәләр. Хастаханәдә Заһитовның сәламәтлегенә зыян килгәнне раслыйлар. Ләкин аның җинаять эше ачу турындагы мөрәҗәгате җавапсыз кала.
“Вечерняя Казань” белдерүенчә, Заһитов полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Фаил Сабирҗанов (Назаров үлеме җинаять эше фигуранты) һәм министр Сәфәров тарафыннан кичә эштән җибәрелгән җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айнур Рәхмәтуллин гамәлләрен шикаятьтә бәйнә-бәйнә язган була.
Назаров үлеменә бәйле җинаять эшенә килгәндә, “Дальний” полициясе вәкилләре инде аны җәзалауларын таныды. Участок полициясе вәкиле Илшат Гарифуллин ялган рәвештә аны “вак хулиганлыкта” гаепләвен таныды. Аннары ул Назаровны Алмаз Василов, Илнар Ибәтуллин, Рамил Әхмәтҗанов һәм Марат Сабиров кулларына тапшырган. Барлык полиция вәкилләре дә шампан шешәсе белән Назаровны нәкъ Василов көчләгәнен әйтте.