Башкортстанда бу көннәрдә халкыбызның бөек улы, олуг талант иясе Габдулла Тукайның Уфага килүенә 100 ел тулуга багышланган чаралар бара. Югары уку йортларында, шулай ук Уфаның 65нче һәм 84нче санлы татар гимназияләрендә, гомум белем бирү катнаш мәктәпләренең татар сыйныфларында Тукайга багышланган кичәләр оештырыла.
Мәгълүм ки, Уфа шәһәре дә Габдулла Тукайның эзләрен саклый. Уфаның иң матур урынындагы урамга Габдулла Тукай исеме бирелгән. Биредә Башкортстан президенты һәм хөкүмәте эш урыны булган Ак йорт та урнашкан. Шушы ук урамда, Хөкүмәт йортыннан бераз аска төшкәч, әби патша заманында ук төзелгән борынгы Җәмигь мәчете бар тирә-якны ямьләп тора. Бу үзе үк бөек Тукаебызның хәтерен саклаучы бер изге кальгә булып кабул ителә.
Габдулла Тукай Уфага беренче һәм соңгы тапкыр 1912 елның апрелендә килә. Татарлар күпләп яшәгән, татар иҗади зыялылары бихисап булган, гөрләп эшләгән “Галия” мәдрәсәсе белән дан алган Уфага гел тартыла ул. Әмма бирегә юллары вафатына бер ел калгач кына төшә. Анда да әле, кымыз белән дәвалану максатында, Троицки каласына сәфәр чыккач, юл уңаенда гына кебек килеп чыга.
Атаклы шагыйрьне үпкә чире тәмам йончыта башлагач, аңа кымыз эчеп дәвалануны киңәш итәләр. Казаннан март азагында чыгып китә ул Уфага. Апрельнең беренче көннәрендә килеп төшә. Алдан каршы алу өчен кемгә дә булса телеграмма, йә хат юлламый Тукай, холкы ул түгел.
Уфага килеп төшүен Тукай үзе болай сурәтли: ”Менә Уфа. Тау башында тәртипсез таралып утырган. Извозчикка утырдым. Ләкин бу инде Самарныкы түгел иде. Арбасы шундый иске, шундый каты иде ки, эчәкләрем такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә иде”.
Озын юлда да арып-алҗып һәм өшеп килгән Тукайны Уфада каршы алучы булмый. Чөнки үзе хәбәр итмәгәч, аның килүен белүче дә булмый. Шагыйрь, тимер юл вокзалыннан туры менүче урам буйлап өскә күтәрелгәч, хәзерге Карл Маркс белән Свердлов урамы чатындагы “Сабах” ширкәтенең китап кибете һәм китапханәсе урнашкан бинада ял итеп, чәй эчеп алырга туктала. Исәбе – аз гына хәл җыйгач, арзанлы һәм уңайлы гына бер кунакханә номерына урнашу.
“Сабах” хезмәткәрләре Тукайны вакытлыча кибетнең арткы ягында келәт хезмәтен үти торган иркен урынга кертә, чәй тәкъдим итә, шунда китаплардан бушаган тартмалар ярдәмендә ятак кебек нәрсә дә әтмәлләп бирә. Кайнар чәй эчеп, бераз йоклап, хәл җыеп алгач, Тукайга бу урын ошап китә. Уңайлы кунакханә номеры тәкъдим итсәләр дә, шушы гади генә почмакта калуны хуп күрә Казан кунагы.
Ике әдип очрашуы
Тукайның Уфага килү хәбәре тиз тарала. Иң беренче булып аның янына инде танылып өлгергән шагыйрь Мәҗит Гафури килә. Беренче очрашулары бер-берсенә сынаулы карашлар белән, бик тыенкы һәм аз сүзле үтә. Гафури Казаннан килгән каләмдәшенә кайда да булса барып сөйләшеп утырырга тәкъдим ясый. Икенче-өченче көнне дә Мәҗит Гафури белән шәһәр әйләнәләр, ял бакчаларына кереп кымыз эчеп, гәпләшеп утыра ике әдип. Шулай якынаеп китәләр, сүзләре килешә, әдәбият, шигърият хакында рәхәтләнеп фикер алышалар.
Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән Уфадагы татар галимнәре кызыклы мәгълүматларга юлыга. Филология фәннәре докторы, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовта да бар андыйлар. Тукай хакында танылган татар галиме Закир Шакиров (КПССның Башкортстан өлкә комитетының озак еллар беренче секретаре булган Мидхәт Шакировның әтисе) белән аралашудан да байтак яңалык ала Суфиян әфәнде.
“Закир Шакиров Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алган. Шунда ук бераз укытып та ала. Менә шул чакта аның дәресләренә Габдулла Тукай да бик кызыксынып йөри. Аеруча география дәресләрен яратып өйрәнә”, ди Суфиян Поварисов.
“Габдулла Тукай Уфага гел тартылып яши. Әмма вафатына бер ел калгач кына килергә насыйп була аңа бирегә. Шунда Мәҗит Гафури белән очрашып аралашулар, бергә ял итүләр, кымыз эчүләр Тукайның кәефен күтәрә. Ләкин киң җәмәгатьчелек белән очрашулар булмый аның Уфада. Төп сәбәп аның чирләп торуындадыр”, ди Поварисов.
Әлбәттә, Уфада Тукайны күрергә һәм аның белән сөйләшергә башка зыялылар да килә. Гаҗәп тә түгел, һәммәсенең тере Тукайны күрәсе, аңа сүз катасы килә. Шулай Уфада берничә көн булганнан соң, Тукай Петербурга барып килү теләген әйтә. Төньяк башкалада ике атна булганнан соң, Тукай янә дә Уфага әйләнеп килә. Юлда бик нык арыган шагыйрьгә биредә хәл алу өчен мөмкинлек була. Уфада бу вакытта бакчаларда агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел хәтфә үләннәр белән капланган, тәмле, шифалы кымызлар әзерләнгән була. Кымыз эчеп бакчаларда саф һавада ял итү Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек була. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән чаклары да була аның.
Мәҗит Гафури хәтерләвенчә, Уфа җәмәгатьчелеге ул чакта Тукайның дәрәҗәсенә туры килерлек олы хөрмәт күрсәтә алмый. “Тукайның Уфага килү хөрмәтенә һичбер мәҗлес-фәлән тәртип кылынмады. Аның Уфага килгәнен күп кеше белми дә калгандыр. Тукайның Уфада үткәргән ун-унбиш көн гомере “Сабах” көтебханәсенең артындагы бүлмәдә үтте. Аның күңелен ачып, рухын күтәрерлек һичбер эш эшләнмәде. Бер гаиләдән башка, хосусый дәгъвәт итеп, күңелен ачучы булмады”, дип яза Гафури.
Уфа шәһәрендә яшәп, Мәҗит Гафури белән аралашып күңеле булгач, Тукай баштан ук үзе ниятләп чыккан Троицки каласына китә. Шулай итеп аның Уфа сәфәре тәмамлана. Уфада үзе булганда зурлап хөрмәтли алмасалар да, вафатының бер еллыгын билгеләгәндә, Уфа яшьләре “Тукай кичәләре” оештыра, мәдәни чаралар үткәрә. Тик бу хөрмәтләүләрне бөек шагыйрь үзе күрми инде.
Хәтер ташы -- сәясәт корбаны
Башкортстан татар җәмәгатьчелеге милләтнең асыл улын онытмый. Аның хөрмәтенә апрель аенда төрле хәтер чаралары оештырыла. Галимнәребез Тукайның тормышын һәм иҗат юлын өйрәнеп гыйльми хезмәтләр дә яза. Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры Рәиф Әмиров та Тукай иҗатын төпле өйрәнгән, гыйльми хезмәтләр язган галим. Аеруча аның “Габдулла Тукай һәм Башкортстан әдәбияты” исемле хезмәте игътибарга лаек.
Әмма хәтер ташының язмышы күңелсез булды. Аның татар телендә язылуы республиканың ул чактагы түрәләренең саруын кайнаткан булып чыга. Шуңа күрә өстән төшкән күрсәтмә белән татарча язылган истәлек ташы алып ташлана һәм анда башкорт телендә язылганы менеп кунаклый. 1996 елның 22 апрелендә республиканың рәсми затлары да катнашкан чарада беркетелә башкорт телендәге хәтер ташы. Шулай итеп Габдулла Тукай истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе дә гарип милли сәясәт корбаны булды.
Башкортстанга яңа җитәкчелек килгәч, Габдулла Тукайның якты истәлегенә игътибар арта башлады. Бер төркем зыялылар бөек Тукайга Уфада һәйкәл кую мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Бу һәйкәлнең ничек булырга тиешлеге хакында да төрле фикерләр бар. Бәлки Тукай белән Мәҗит Гафурины кара-каршы утыртып эшләргә кирәктер дип тә тәкъдим итәләр. Галим һәм язучы Суфиян Поварисов та шул фикерне хуплавын әйтә.
Әйе, Габдулла Тукайга Уфада да һәйкәл куелыр. Аңа инде Уфа шәһәре хакимиятеннән фатыйха да бирелгән. Ә Тукай эзләрен саклаган урыннар шактый үзгәрә инде хәзер. Элекке “Сабах” ширкәтенә караган бинаны бүген төрле сәүдә үзәкләре, кибетләр биләп, арендага алып тора. Биредә юл аша гына татар байлары Кәримовлар төзеткән борынгы искиткеч матур биналар сакланган. Аларда да универмаг, кунакханә һәм башка оешмалар урнашкан.
Биредән ерак түгел Чернышевский урамында “Галия” мәдрәсәсе бинасына барып чыгасың. Анда Русия ислам университеты урнашкан, шәкертләр дини белем ала. Тагы да янәшәдәге Гоголь урамында Мәҗит Гафуриның йорт-музее тирә-якны ямьләп тора. Анда Гафури гаиләсе яшәгән. Берара шунда ук күренекле татар шагыйре Сәйфи Кудаш гаиләсе дә гомер кичерә.
Алдарак әйтелгәнчә, Тукай урамында борынгы Җәмигъ мәчете тирәләре дә милләтебезнең олы әдипләре йөргән сукмакларны саклый. Анда баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның төп эш урыны. Уфаның борынгы үзәгендәге шушы тарихи биналар, яшел хәтфә үләнле ял бакчалары бүген дә Габдулла Тукайның рухын саклый кебек.