Уфаның Конгресс-холл бинасының күргәзмәләр залында үзенчәлекле сурәтләр урын алды. Анда каен тузы өслегенә төшерелгән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.
Әлеге күргәзмәне Аскын районыннан килгән татар рәссамнары: әниле-кызлы Гөлсөяр һәм Гүзәл Сәгыйтовалар оештырган. Алар икесе дә төрле елларда бер үк югары уку йортын – Башкорт дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать графика факультетын тәмамлаган. Соңгы елларда туган якларында – Аскын районы үзәгендә яшәп иҗат итәләр. Өлкән Сәгыйтова – Гөлсөяр ханым 25 ел инде Аскын үзәгендәге 2нче лицей-мәктәптә рәсем сәнгате дәресләрен дә алып бара.
Әле рәссамнар Уфадагы шәхси күргәзмәләренә 100гә якын картина алып килгән. Алар һәммәсе дә каен тузы өслегенә төшерелгән сурәтләр. Төрле сюжетларга корылган картиналар күз явын ала. Аларда матур табигать күренешләре дә, атлар да, кошлар да, кыргый җәнлекләр дә, милли бизәкләр дә чагылыш таба.
Рәссамнар үзләре әйтүенчә, каен тузы татар халкы көнкүрешендә элек киң кулланылган. Аны ат арбалары, чаналары тышлаганда да, кәрзиннәр һәм башка кирәк-яраклар ясаганда да бик теләп файдаланганнар. Ә менә сынлы сәнгатьтә аны рәссамнар әллә ни өнәп бармый. Ни өчен дигәндә, аны эшкәртү шактый көч һәм түземлек сорый. Шулай ук бик тузанлы да эш икән ул. Ә менә әниле-кызлы Гөлсөяр һәм Гүзәл Сәгыйтовалар шушы катлаулы иҗатның кыенлыгыннан куркып калмаган. “Киресенчә, урманнар арасына сыенып утырган авылда үскәнгә, каен агачы, аның тузы белән эшләү күңел таләбенә әйләнде”, ди Гөлсөяр ханым.
Аскыннан килгән талант ияләренең күргәзмәсе Уфаның Конгресс-холл бинасында тантаналы ачылды. Авторларны котларга һәм аларның эшләре белән танышырга рәссамнар да, сынлы сәнгать сөючеләр дә килгән. Чыгыш ясаучылар каен тузы өслегендә иҗат итеп шундый соклангыч картиналар язучы рәссамнар осталыгына югары бәя бирә. Әлеге күргәзмә бер ай дәвамында күрсәтеләчәк.