Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең уртак утырышында 21 апрель узган Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарият корылтаена нәтиҗәләр ясалды һәм милли хәрәкәт вәкилләре көче белән Тукай кичәсе узды.
Чарада катнашучыларның күпчелеге Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре иде. Аларның күпчелеге милли-мәдәни мохтарият корылтаена тәнкыйть белдерде, яңа сайланган шураны пыран-заран китерде.
Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Кадерле Имаметдинов:
Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Вил Латыйпов:
Бигнов тел мәсьәләсен катырак та куя ала иде. Корылтайдагы чыгышларда балаларның тел белмәвенә ата-аналар сылтау итеп китерелде. Имеш, гаиләдә өйрәнмиләр. Башкортстанда да, илдә дә татар теленә мохтаҗлык юк. Милли мохит юк. Русия җитәкчелегенә милләтләр кирәкми. Без бары тик федерализмга ирешеп кенә үз мәнфәгатьләребезне яклый алачакбыз.
“Яңа сайланган шурада бер генә эшләрлек кеше дә юк. Бәлки бу оешманың безгә бөтенләй кирәге юктыр. Җил белән көрәшеп йөргәнче, бәлки, Башкортстан татар конгрессы һәм Татар иҗтимагый оешмаларының эшен көчәйтергә кирәктер”.
Уфа татарлары мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов:
Римма Үтәшеваның Башкортстан парламентының бюджет комитеты рәисе урынбасары буларак, финанска өмет итеп чыгыш ясаучылар да, Үтәшеваның башкаланың 4нче санлы балалар табу йортының баш табибы урынбасары булуын ассызыклап, аны “акушер” дип атаучылар да булды. Алар фикеренчә, Үтәшева татар милли-хәрәкәтенә аборт ясый күрмәсен.
Тукай кичәсе
Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре үз көчләре белән Тукай кичәсен уздырды. Чара башкаланың Орджоникидзе районы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рәис Карачуринның чыгышы белән ачылды. Ул Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Габдулла Тукай иҗатының мәңге искермәячәген белдерде.
Чарада катнашучыларга, аеруча, Рәис Әхмәтҗанов башкаруында ”Тәфтиләү”, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинованың “Әллүки”, Вил Латыйповның гитарада уйнап “Пар ат” җырларын башкаруы ошады. Шулай ук Сәлих Әмирханов, Наил Хәкимов һәм Фәрит Зариповның Тукайга багышлап язылган шигырьләре көчле алкышларга күмелде.