Самарда Гали Гәрәевның йөз еллыгын зурлап уздырдылар

Бәйгедән күренеш

Самар төбәгендә Гали Гәрәевне аеруча бер хөрмәт белән искә алалар. Ул гомер буе тальян гармуннарында уйнаган һәм гармун ясаган. Бөек талант иясен якташлары бүген дә онытмый. Камышлы авылында Гали Гәрәевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан “Уйнагыз, Гали гармуннары” исемле бәйге узды.

Тантанада сөйләүчеләр күп булды. Гали Гәрәевнең авылдашы, Самар губерна депутаты Гомәр Вәлитов аеруча тәэсирле итеп сөйләде. Ул аны заманында күргән, гармунда уйнаганын тыңлап үскән.

Бәйгегә алтмышка якын гармунчы килгән. Иң кечесенә ун яшь булса, иң олысына 93 яшь иде. Күпчелеге – алтмыш белән сиксән арасындагы картлар. Алтмыш яшьлек ханымнар да итәкләрендә гармун сайратты.

Географиягә килсәк – ул тагын да матуррак. Самар өлкәсенең барлык татар авылларыннан, Сызран, Тольятти, Самар шәһәрләреннән. Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан осталарның-осталары килгән иде.

Көрәш алты номинациядә барды. Әлмәт шәһәреннән килгән “Морат” һәм “Болгар” ансамбльләре үзләренең киемнәре, осталыклары, зыялылыклары белән игътибарны җәлеп итеп тордылар. Бихисап мактаунамәләр тапшырылды, кыйммәтле бүләкләр бирелде. Иркен фойеда оештырылган кул эшләре күргәзмәсе тантананы аеруча бизәде.

Гран-прины Иске Ярмәктән Әсхәт Сәгыйревка бирделәр. Бәйгенең баш иганәчәсе – Ильяс Шәкүров булды.

Казан консерваториясеннән килгән оста гармунчы Рөстәм Рәхматуллинны тамашачы аеруча яратты. “Гаҗәеп үзенчәлекле чыгышларны тыңлап, сихри дөньяда булып китәм. Татарстаннан читтә дә татар музыкасына мөкиббән халык яшәгәнгә куанып китәм,” диде профессионал музыкант.

Бәйгедән күренеш