Мәскәү полициясе оппозиция митингындагыларны тоткарлый

Your browser doesn’t support HTML5

Сазлык мәйданында Владимир Путинның президент булуына каршы митинг үткәрү өчен алдан рөхсәт алынган булса да, полициянең демонстрациячеләрне анда кертмәве бәрелешләргә китерде. Полициянең махсус бүлекләре халыкка каршы көч кулланды. Оппозиция җитәкчеләре Сергей Удальцов, Алексей Навальный, Борис Немцовны һәм тагын йөзләрчә кешене полиция тоткарлаган.