Дин әһелләре һәм галимнәр милләт вә динне саклау юлларын тикшерде

Түгәрәк өстәлдән күренеш. Казан, 16 май 2012

16 майда Татарстан фәннәр академиясендә Русия үзәк диния нәзарәте оешуга 225 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте.

Дин әһелләре һәм татар галимнәре милләтне вә динне саклап калу юллары турында гадәттә аерым-аерым очрашып фикер алыша. Бу җыелышта ике өлкә вәкилләре бергә очрашты. Дин әһелләре дә, галимнәр дә уртак проблемны – милләтне һәм динне саклап калу мәсьәләләре турында сүз алып барды.

Чыгыш ясаучылар татар милләтенә һәм мөселман диненә янаган проблемнар, аларны чишү юллары, милләт белән ислам дине арасындагы бәйләнешләр турында фикер алышты. Шулай ук татар милләтен мәхәллә системы аша саклап калуга басым ясалды. Бу системның уңышлы эшләвенә Чуашстанның татарлар яши торган Шыгырдан һәм Тукай авыллары мисал итеп китерелде.

Чараны Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов ачып, татар дин әһелләре белән татар галимнәрен һәрдаим бергәләп эш йөртергә чакырды. Ул дин әһелләре өчен галимнәрнең киңәш-тәкъдимнәре бик мөһим булуын билгеләп үтте.

“Әлеге очрашу да нәкъ менә шушы максаттан, булган проблемнарны бергәләп чишү өчен мөһим чараларның берсе”, дип белдерде ул.

“Кайберәүләрдән дини идарәләр кирәкми, аларны бетерергә кирәк, алар урынына Ислам мәркәзләре, Европа һәм башка илләрдәге кебек яңа структуралар булдырырга кирәк дигән сүзләр ишетә башладык. Безне гаеп итүләрне дә күп ишетәбез. Әмма моңа җавапны тарих үзе бирәчәк”, дип белдерде Крганов дәвам итеп.

Your browser doesn’t support HTML5

Әлбир Крганов, Чуашстан мөфтие


Русия ислам университеты ректоры, галим Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүгенге көндә диния нәзарәтләре кризис кичерә.

“Бу кризисның сәбәпләре диния нәзарәтләренең күп булуына да бәйле. Русиядә сиксәннән артык диния нәзарәте бар. Бу нормаль күренеш түгел”, диде ул.

“Бүгенге көндә диния нәзарәтләренең безнең җәмгыятьтә тоткан урыннары бар. Алардан башка сәясәтне тормышка ашыру мөмкин түгел. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, элек Русия хөкүмәте диния нәзарәтләре корып үз сәясәтен мөселманнарга мөфтиләр аша җиткерергә тырышкан”, дип тә өстәде ректор.

Your browser doesn’t support HTML5

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Русия ислам университеты ректоры


Татарстан фәннәр академиясе академигы Индүс Таһиров исә, үз чыгышында татарны ислам дине коткарып калуы турында сөйләде.

“Әгәр дә ислам дине булмаган булса, бүгенге көндә татар милләте булмаган булыр иде. Милләтне саклап калуда кадимчеләр бигрәк тә зур роль башкарган. Хәзерге вакытта да муллаларыбыз милләтебез белән бергә булса, без авыр вакытларны җиңел үтәчәкбез”, диде Индус Таһиров.

Your browser doesn’t support HTML5

Индүс Таһиров, академик, тарих галиме


Казан федераль университетының сәяси тарих кафедрасы җитәкчесе, галим Ринат Нәбиев тә дин белән милләтнең бергә булуы кирәклегенә басым ясады.

“Ни генә булмасын, диния нәзарәте өммәттән аерылырга тиеш түгел. Диндә төрле фикерләр булырга мөмкин. Дин бер караганда шушы төрлелеге белән яши. Әгәр дә без дөрес юнәлеш телибез икән, иң көчле, иң кирәкле юнәлешкә без үзебезнең интеллектуаль, фәнни, оештыру көчебезне кертеп алга таба барырга тиешбез. Безнең тормышка сыймый торган юнәлешләр, үзгә карашлар бар икән, алар шушы үсеш барышында үзләреннән-үзләре кими һәм эриячәк”, дип белдерде Ринат Нәбиев.

Your browser doesn’t support HTML5

Ринат Нәбиев, КФУ, сәяси тарих кафедрасы мөдире


Галим Илдус Заһидуллин үз чыгышын түгәрәк өстәлнең төп темасы булган Русия үзәк диния нәзарәтенең беренче мөфтиләре - Габдессәләм Габдеррәхимов һәм Габделвахит Сөләйманов яшәгән чорга багышлады. Ул вакытта диния нәзарәте оешуның мөселманнарга нинди хокуклар алып килүен, бигрәк тә диния нәзарәтләренең финанс керемнәрен тарихи фактларга нигезләп аңлатты.

Your browser doesn’t support HTML5

Илдус Заһидуллин, тарих институты хезмәткәре


​Галим Ринат Нәбиев җыелыштан соң Азатлык радиосына Русиядә беренче диния нәзарәтенең нинди максаттан чыгып корылуына карата үз фикерләрен белдерде.

Your browser doesn’t support HTML5

Ринат Нәбиев белән әңгәмә



1788 елның 22 сентябрендә Русия патшабикәсе Екатерина II Уфада диния нәзарәте кору турында фәрман имзалый. Мөфтиятнең рәсми ачылышы 1789 елда була. Әлеге исем астында мөфтият 1917 елга кадәр эшчәнлеген дәвам итә. Русия инкыйлабыннан соң мөфтият Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте исемен ала. Советлар берлеге заманында нәзарәт төрле исемнәр белән атала. 1994 елда ул кабат тарихи исеменә әйләнеп кайта.