Болгарда Истәлек билгесе һәм Икмәк музее ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

21 майда Болгарда Истәлек билгесе бинасы һәм Икмәк музее ачылышы булды. Бу чаралар Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда ислам динен кабул итүенә багышлап оештырылды. Анда дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, биналарны төзүчеләр, журналистлар һәм йөзләгән санда гади халык катнашты.