Оренбур өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалы авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән балалар “Эра” бию төркеменең иҗат кичәсе үтте. Халыкара балаларны яклау көне алдыннан үткәрелгән әлеге кичә җиде ел рәттән оештырыла.
Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары, якыннары алдында еллык эшләренә имтихан тотты, ел дәвамында өйрәнгән биюләрен күрсәтте. Балаларның яшьләре дә төрле: дүрттән алып уналтыга кадәр. Балалар иҗатына, хыялларына чикләр булмаган кебек, вакытка да, елларга да чикләр юк. “Эра” төркеме үзенең иҗатын биергә теләгән җиде сабыйдан башлый, бүгенге көндә балаларның саны ун тапкырга артыграк.
Мәсәлән, Сабина Әбүбәкерова беренче көннән үк бу төркемдә. Бүгенге көндә ул ансамбль солисты, узган ел бәйге нәтиҗәләре буенча Сабина татар халкының “Чабата” биюе өчен иң яхшысы дип табылып, таҗга лаек булган иде.
Күптән түгел әлеге бию белән “Эра” төркеме Ивановода оештырылган бәйгедә дә катнашты. Балалар һәм яшүсмерләрнең “Жар птица» дип аталган әлеге XVII фестивале – Халыкара балалар иҗатының зур акциясе. Анда катнашучыларның географиясе дә киң: Мәскәүдән Красноярскига кадәр, яшьләре сигездән унсигезгә кадәр. Быел анда 41 шәһәрдән килгән меңгә якын бала осталыкта ярышты. “Эра” төркеме – Халыкара балаларны яклау көне алдыннан бәйгедә катнашкан бердәнбер татар коллективы, ул бию номинациясендә өченче урын өчен кубок һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Җиде ел элек “Эра” төркемен оештырганда җитәкчеләре Илсөя Сафиуллина үзе дә мәктәп укучысы иде. Илсөянең хыялы тормышка ашты – ул үз бию төркемен булдырды, ә ике ел элек әлеге балалар ансамбленә халык исеме бирелде. Инде татар балалары коллективы чыгышларын өлкә тамашачысына гына түел, мәскәүләр дә күреп өлгерде. Балалар остазларына рәхмәтле.
Бүгенге көндә “Эра” төркеменең репертуарында өч дистәдән артык бию бар: татар һәм башка милләтләрнең халык, эстрада биюләре, соңгысы – кызган табадан төшкән, ул балаларның Ивановога сәяхәтләре, маҗаралары һәм, әлбәттә, җиңүләре турында.
Каргалы авылында дүрт меңнән артык кеше яши. Быел беренче тапкыр соңгы сигез ел эчендә туучылар саны үлүчеләрдән артыграк булды һәм шулай дәвам итә. 2011 елда гына да Каргалыда йөз нәни дөньяга аваз салды. Димәк, киләсе елда сәхнәдәгеләрнең саны тагын да артыр дип өметләнә оештыручылар.