Балалар ни тели?
Башкортстанның Стәрлебаш авылыннан Ильяс (11) Зәйнетдинов үскәч табиб йә спортчы булырга хыяллана, үзенең волейбол такымының җиңүен тели. Аның энесе Тимур (7) үскәч машина йөртүче булам ди. Иң зур теләге - зоопаркка барып бегемотны күрү.
Грозныйдан Хава Садулаевага биш яшь. Ул рәссам булырга һәм гаиләсе белән зур йортта яшәргә тели.
6 яшьлек Җәсминә Дүшәмбе урамнарында сагыз һәм шоколад сата. Аның әтисе Русиядә эшли. Җәсминә әтисенең тизрәк кайтуын тели һәм табибә булу турында хыяллана.
Киевта яшәүче 9 яшьлек Богдан Солонына мәктәптә бары бишле билгеләре генә алырга тели. Үскәч ул үзенең ресторанын ачып анда пешерүче булып эшләргә тели. Шуңа күрә инде хәзердән үк анасына пешерергә ярдәм итеп эшкә өйрәнә башлаган.
11 яшьлек Нелеа Лунгу әбисе белән Молдованың Рошканы авылында яши. Аның әнисе Мәскәүдә эшли. Нелеа үз авылындагы мәктәпкә укырга керергә тели. Әмма, мәктәптә инвалид кызны кабул итәргә теләмиләр.
Пакстанның Сват районындагы Нинголай авылында яшәүче 13 яшьлек Бахт Алам механик булырга тели һәм тиздән үзенә велосипед алу турында хыяллана.
10 яшьлек Заһир Шаһ Пакстанның Хыбер Пахтухва виләятендә мәктәптә укый. Ул инженер булу турында хыяллана һәм киләсе елда яхшырак мәткәпкә укырга керергә тели.
Минскида яшәүче Женяга 10 яшь. "Мин йорт җиһазлары дизайнеры булырга һәм Лондонда яшәргә телим, чөнки мин рәсем ясарга яратам", ди ул. Хәзергә исә Женя Һомельдә яшәүче әбисе янына барырга һәм киләсе елда мәктәптә яхшы билгеләр алырга тели.
5 яшьлек Маша Мәскәү янында яши. "Мин үскәч чибәр булырга һәм бөтен малайларны үземә каратырга телим. Мин әнием кебек үк күп итеп бизәнергә телим. Энекәшем булуын телим. Көн саен җәй булуын телим. Пони атында йөрергә телим", ди Маша.
Бу чегән балалары Прагада яши. 15 яшьлек Эмиль машина төзәтүче булырга һәм Шкода Октавия машинасы алырга тели. 8 яшьлек Рудольф хәрби җитәкче булу турында хыяллана. 11 яшьлек Марцела табибә булырга һәм чихуахуа токымлы эт алырга тели.
14 яшьлек Нигъматулла белән 12 яшьлек Атаулла Кабулдан көнчыгышта, Әфганстанның Нангарһар виләятендә мәк басуында эшли. Алар мәктәпкә укырга керергә тели, әмма авылларындагы мәктәптә аларга урын җитмәгән. Икесе дә үскәч табиб булырга тели.
14 яшьлек Шәкилә Кабулдагы бер мәчеттә Коръән укый. Үскәч ул укытучы булырга тели. Шәкилә белем алу мөмкинлеге булуына шат, әмма Талибан һөҗүмнәреннән курка.
Ереванда яшәүче 11 яшьлек Сюзанна шахмат остасы һәм математик булу турында хыяллана. Якын арада исә үзенә велосипед алып бирүләрен тели.
Тифлистә яшәүче Ратига 6 яшь. Үскәч ул махсус көчләрдә хезмәт итәргә һәм скутер алырга тели.
Гыйракның Басра шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек Али Шакир Һәбиб инженер булырга һәм кешеләргә ярдәм итү өчен елгалар, сусаклагычлар төзергә тели.
4 яшьлек Гүлү Азәрбәйҗанның Шәмәхи төбәгендә яши. Ул бәби карарга ярата һәм укытучы булырга тели. Киләсе елда ул бөтен гаиләсенең бергә яшәвен һәм барлык абый-апаларының мәктәптә укый алуын тели.