АКШ кунагы Робин Эркол Татарстан җитәкчелегенең эшчәнлеге иң югары бүләкләргә лаек дип саный.
Дүшәмбе көнне башланган беренче яһүд музыкасы фестивале бүген Г.Камал театрында зур йомгаклау тамашасы белән тәмамлана. Өч көн дәвамында дистәләгән тамаша узды, остаханәләр оештырылды. Чаралар Казанда һәм борынгы Болгар каласында барды.
“Әлеге фестиваль белән без заманча яһүд музыкасының төрле стильләргә бай булганын күрсәтергә теләдек. Без стереотипларны киңәйттек. Чараларда катнашкан һәр башкаручы “үз” стилен күрсәтте”, диде фестивальнең сәнгать җитәкчесе Эдуард Туманский.
Фестивальдә дөньяның дистә иленнән йөздән артык сәнгатькәр катнашты. Казанга чит илләрдән килүчеләр Татарстан башкаласыннан таң калган. Еш кына Барбара Стрейзанд һәм Лайза Минелли белән чагыштырылган АКШ җырчысы Робин Эркол, Татарстан президентын Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим итәргә кирәк, диде.
“Казан – искиткеч шәһәр. Гасырлар буена анда төрле милләт, төрле дин һәм төрле мәдәният кешеләре тыныч яши. Республика җитәкчелегенең халыклар дуслыгы өчен башкарган эшләре иң югары бәягә лаек”, диде АКШ җырчысы Робин Эркол.
"Яһүд музыкасы фестиваленең мөселман республикасында үтүе инде үзе акылга сыймаслык әйбер. Ике ел элек мине Истанбулга фестивальгә чакырдылар. Оештыручылар җибәргән хатта “Төркия – мөселман иле, анда сезнең иминлегегез өчен гарантия бирә алмыйбыз”, диелгән иде. Билгеле, без анда бармадык. Казанда исә шул кадәр тыныч һәм рәхәт кабул иттеләр безне”, дип сөйләде Австриядән килгән Роман Гринберг.
Үткән ел президент Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казанның бердәнбер синагогасында булып киткән иде. Мәхәллә белән очрашу барышында яһүд музыка фестивале идеясе яңгыраган һәм ул идея хупланды. Фестиваль чыгымнарының бер өлешен Татарстан хөкүмәте үз өстенә алды.
Нобель бүләге дигәннән, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тә аңа тәкъдим ителгән иде. 2009 елның август аенда Татарстандагы “Созвездие-Йолдызлык” иҗтимагый оешмасы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевне Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим итеп, Нобель комитетына ачык хат юллаган иде.
Бер төркем мәдәният эшлеклесе имзалаган бу хатта Шәймиевнең республикада мәдәниятне үстерүгә, динара һәм милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше телгә алынган иде.