Генераль прокуратура: Оренбур корал саклагычындагы шартлау сәбәбе - кагыйдәләрне бозу

Оренбурның хәрби складындагы янгын һәм шартлауларга коралны юк итү вакытында катгый рәвештә кагыйдәләрне бозу сәбәп булган. Бу хакта тикшерү уздырганнан соң Русия генераль прокуратурасы белдерде.

Янгын һәм шартлаулар дүшәмбе көнне башланды һәм аны ике көн сүндерделәр. Оренбур һәм күрше Самар төбәгендәге җиде авылга куркыныч янады. 300ләп кеше яшәгән урыннарыннан күчерелде.