Владивостоктагы федераль Сабантуй алдыннан шәһәрдә төзеләчәк мәчет нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш салынды.
Ерак Көнчыгышта үткән айның соңгы көннәре истәлекле вакыйгаларга, бәйрәмнәргә бай булды. 30 июнь көнне Владивосток шәһәрендә төзеләчәк мәчет нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш салынды.
Владивостокта мәчет саласы урында таш ачу тантанасына монда үтәсе федераль Сабантуй кунаклары җыелды. Владивостоклылар тормышындагы бу мөһим вакыйгада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин, Приморье крае вице-губернаторы Ирина Василькова, Владивосток имам-хатыйбы Габдулла Ишмөхәммәтов та катнашты.
Булачак мәчеткә Улисс бухтасы ярындагы матур калкулыкта урын бирелгән. Владивосток имамы Габдулла Ишмөхәммәтов бу вакыйганы без 15 ел көттек диде.
Габдулла Ишмөхәммәтов фикеренчә, төзеләчәк мәчет киләчәктә халыкның иң яратып йөргән урыны булачак. Үзләренә ярдәм кулы сузган татарстанлыларга зур рәхмәтен белдерде ул.
“Бу көнне без бик озак көттек, мәчет төзү өчен җирне бишме, алтымы тапкыр биреп, киредән тартып алдылар. 1993 елдан бирле бер шәһәр башлыгы биргән җирне икенчесе килеп кире ала. Инде без мәчеткә нигез ташын да өченче кат салабыз. Ерак җирләрдә, Владивостокта яшәүче татарларны онытмый, кайгыртып йөргән Татарстан президентына зур рәхмәт. Владивостокта мәчет төзелер дип өметләнәбез. Бүген бездә бәйрәм, без бик шат”, дип әйтте Приморье крае татар һәм башкортларын берләштерүче “Туган ил” милли оешма җитәкчесе Риф Харисов.
Тәлгать хәзрәт Коръән аятләрен сөйләп, шушы Аллаһ йорты нигезен салуга фатыйхасын бирде. “Тиз арада бу мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышлары Японияга, Америкага кадәр барып ишетелсен” диде Тәлгать Таҗетдин.
Приморье крае вице-губернаторы Ирина Василькова мөселманнарны бәйрәм белән котлап, бу көн төрле милләт һәм дин вәкилләренең рухи бердәмлек символы булып хәтерләрдә калыр дигән ышанычын белдерде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта мәчет төзү турында узган елдан ук хыялланганын белдерде, инде аның тормышка ашканына сөенүен дә яшермәде. Татарстан президенты булачак Казан исемендәге мәчеткә бүләк итеп изге Коръән китабын Владивосток имам-хатыйбы Габдулла Ишмөхәммәтовка тапшырды.
Форсаттан файдаланып, Сахалин татарлары да мәчет төзүдә ярдәм итүне үтенеп, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.
Мәчеткә нигез ташы салганнан соң, кунаклар (татарлар) федераль Сабан туена юл тотты.